Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда коронавирус йогышы белән бәйле хәл киеренке кала

Көн саен Аксубай район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар боксына 5-6 кеше коронавирус инфекциясе билгеләре белән мөрәҗәгать итә.

Поликлиника мөдире Алина Маланчева биргән мәгълүматларга караганда, көн саен 2-3 авыруны Чистайга МРТ узарга илтәләр һәм томография нәтиҗәләре буенча һәркемне диярлек ковид хастаханәсенә дәвалауга салалар.

 Июнь башында «Covid-19» диагнозы районның дүрт кешесендә расланган иде. Ә ковидлы үпкә ялкынсынуы авырулы кешеләр саны ел башыннан 70кә кадәр арткан. Бары июнь аенда гына мондый диагноз белән 13 кеше теркәлгән. 15 авыру бүгенге көндә амбулатор дәвалана. Безнең районда да ковид һәм ковидлы пневмониядән үлү очраклары теркәлә.

– Кешеләр гаиләләре белән авырыйлар. Авыручыларның күпчелегенең яшь категориясе – 60тан өлкәнрәк һәм урта яшьтәге кешеләр, – дип шәрехләде Алина Маланчева. – COVID-19ның клиник билгеләре бераз үзгәрде, ләкин ОРВИ билгеләренең билгеле спектры кысаларыннан чыкмый. Җәй авылга, әти-әниләр янына кайту, шашлыклар һәм пикниклар вакыты. Ә әби-бабайлар янына төрле шәһәрләрдән оныклары кайта. Шуны истән чыгармаска кирәк, балалар коронавирус инфекциясе белән авырмыйлар, әмма авыру йөртүчеләр булып торалар. Сез прививка ясатмагансыз икән, җиңел фикер йөртү аркасында авыручылар статистикасын тулыландырмас өчен, очрашулардан, массакүләм чаралардан сакланырга кирәк, — дип кисәтә белгеч.

Табиблар вәзгыять теләсә кайсы мизгелдә начар якка үзгәрергә мөмкин, дип фаразлыйлар. Чөнки Россиянең кайбер төбәкләрендә авыруның өченче дулкыны башланды, эпидемиологлар вирусның яңа штаммнары турында чаң суга. Мәскәүдә эпидвәзгыятьнең кискен начарлануы сәбәпле, янә чикләү чаралары кертелде.

12 июньнән 20 июньгә кадәр Россия башкаласында ял көннәре игълан ителде. Бу чорда сәүдә үзәкләрендә фуд-кортлар һәм уен бүлмәләре, паркларда аттракционнар ябыла. Төнге сәгатьләрдә кафе, рестораннар һәм төнге клублар эшчәнлеге чикләнә. Моннан тыш, Мәскәүдә хезмәт күрсәтү тармагы эшчеләре өчен мәҗбүри вакцинация кертелгән.

Авыручылар санының артуы сәбәпле, безнең төбәктә дә моңа охшаш үсеш искәрмә түгел. Чөнки коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация башланганнан бирле ярты ел узды. Эпидемиологлар коронавирусны бары яңа штаммнарга чыдам массакүләм прививка ясатып кына туктау мөмкин, дип саный һәм бары төбәкнең 80 процент халкы вакцинацияләнгән очракта гына.

Бүгенге көндә Аксубай районында 1900 кеше прививка ясаткан, бу гомуми халык санының 21 проценты дигән сүз. Башка препаратлар кебек үк, вакцинаның да үз капма-каршы нәтиҗәләре бар. «Гам-КОВИДВак» белешмәлегендә бу вакцинага яисә вакцинаның нинди дә булса компонентына, кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе – әлеге очракта вакцинацияне терелгәннән яки ремиссиядән соң 2-4 атнадан соң үткәрәләр, дип күрсәтелгән.

ОРВның җиңелчә очракларында, кискен аш казаны-эчәк йогышлы авырулары очрагында вакцинацияне температура нормальләшкәннән соң куялар. Йөклелек, бала имезү чорында һәм 18 яшькә кадәр (нәтиҗәлелек һәм куркынычсызлык турында мәгълүматлар булмау сәбәпле) прививка ясау тыела.

Ковидтан прививканы турыдантуры район үзәк хастаханәсенә яисә яшәү урыны буенча фельдшерга мөрәҗәгать итеп ясатырга була. Теләсә кайсы очракта да прививка ясатыр алдыннан табиб тикшерә һәм вакцина ясарга мөмкинме икәнлеген билгели.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев