Районда «Хосусый зат-2019» профилактик операциясе бара
Ул 19 июльдә тәмамлана.
Республика профилактик акциясе чорында шәхси хуҗалар һәм юридик затларда булган үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларның техник торышы, техниканы файдалануга рөхсәт язуы, категория белән тракторчы-машинист таныклыгының дәүләт теркәү билгеләре таләпләре нигезендә булуы һәм урнаштырылуы тикшереләчәк.
- Хокук бозуларны ачыклаганда хуҗаларына административ чаралар күреләчәк һәм булган җитешсезлекләрне төзәтүгә күрсәтмә биреләчәк – дип аңлатты Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев