Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда иртә Болгар чоры каберлеген тапканнар

Аксубай районында Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авыллары арасында нефтьчеләр торбаүткәргеч сузган вакытта борынгы каберлек табылган.

Районга бер төркем археологлар килде. Алар ике атна дәвамында төзелеш эшләре барган зонада казу эшләре алып барды.

Кырдан өскә таба төрле зурлыктагы кыйблага таба каратылган каберләр сузылган. Бу каберлектә өлкәннәр дә, яшүсмерләр дә, балалар да күмелгән дип фаразлана.

Социаль челтәрләрдә кайбер скелетларның өч метрга җитүе турында фикер алышалар, ләкин без үз күзләребез белән күмелгән кешенең  иң  озыны да  185 см дан артмавын күрдек. Барлыгы – 150 каберлек казылган һәм һәрберсенә  тамга сугылган. Каберлек урыны төп грунттан башка төрле төс белән аерылып тора, ул археологларга аның чикләрен билгеләргә ярдәм иткән. Ләкин археологлар сүзләренә караганда, аның территориясе бик зур, якынча 200 метрдан 300 метрга  кадәр җитә.

Чынлыкта Иске Кыязлы авыл җирлеге территориясендә нәрсә таптылар?

–  Каберлек. Бу безнең өчен дә табышмак, – ди археологлар төркеме җитәкчесе Константин Истомин. Бу, һичшиксез, иртә болгар чоры каберлеге, көнкүреш датасы шактый киң, якынча унынчы гасырдан  алып XIV гасырга кадәр чор билгеләнгән. Кызганычка каршы, христиан, ислам  диненә караган әйберләр юк, ә даткалар нәкъ менә әйберләр  буенча билгеләнә. Фактта эшләр башкару урынында болгар керамикасы, канәфер һәм тимер беләзекләр генә табылган. Шуларга бәйле рәвештә алар кайсы чорга туры килүен  билгеләделәр

Археологлар өстәмә тикшерүләр дә үткәрергә ниятли, әмма каберлек  булырга тиешле җирлек  Иске Кыязлы авылы территориясендә яки ерак түгел урнашкан сыер абзары территориясендә урнашкан дип фаразлыйлар.

Археологлар әйтүенчә, мондый фактлар практикада еш очрый. Чөнки ул вакытта мәдәни мирас объектларын саклау турында закон юк иде әле.

Җирлектәге туфрак эре түгел, сөякләрнең сакланышы бик яхшы түгел, әмма шуңа да карамастан, археологлар сүзләренә караганда  кыр этабыннан соң материалны камераль эшкәртү этабы булачак, сөякләр ябыштырылачак, баш сөякләре үлчәнәчәк. Барлык антропологик материаллар туплап, бердәм хисапка беркетеләчәк һәм әлеге мәгълүматлар алга таба фәнни тикшеренүләрдә кулланылачак.

– Каберлек  территориясе бүген үк дәүләт саклавында, бу турыда Мәдәният министрлыгының тиешле боерыгы бар, - дип уртаклашты Константин Истомин.
Археологлар киләчәктә фәнни ысуллар бүгенге көнгә караганда яхшырак булачак һәм булачак тикшерүчеләр бу җирлекләр турында күбрәк мәгълүмат алачак дип ышана. Шуңа күрә Иске Кыязлы авыл җирлегендә казу эшләре яңадан  алып барылуы да ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев