Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда «Ел укытучысы-2022» ачыкланды

Аксубайның 1нче мәктәбе базасында «Ел укытучысы-2022» республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды.

Бәйгедә 10 укытучы көч сынашты.

Алар төрле фән укытучылары һәм хезмәт стажлары да төрле. Тик аларның барысын да сайланган һөнәргә иҗади якын килү һәм һөнәрләрен ярату хисләре берләштерә.

– Укытучылар – алар ару-талуны белми хезмәт куючылар. Алар һәрчак яңа һөнәри үрләр яуларга әзер. Алар моны «Ел укытучысы» бәйгесендә тагын бер кат исбатладылар, – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлкәй Сәмигуллина. Укытучылар үз фәннәре буенча ачык дәрес вакытында һәм осталык дәресләрендә үз һөнәрләренең чын осталары булуларын күрсәттеләр. Алар анда үз технологияләре, дисциплиналар укытуда педагогик алымнар белән уртаклаштылар.

Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» номинациясендә бәйге сынаулары җиңүчеләре һәм призерлары исемнәрен игълан итү дулкынландыргыч мохиттә үтте. Бәйгедә катнашучыларны алкышларга күмделәр. «Ел укытучысы-2022» бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче булып В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбенең география укытучысы Марина Иванова танылды. 2нче Аксубай мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Маланчевага – I урын, Иске Ильдеряк мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Горбуновага II урын бирелде.

Елена Лукьянова (Савгач мәктәбе), Гөлгенә Сафина (В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе) бәйгенең муниципаль этабы лауреатлары булдылар. «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче булып Алинә Шәфигуллина (3нче Аксубай мәктәбе) табылды, бу номинациядә Илүзә Батдалова (Иске Ибрай мәктәбе) призер булды (2 урын). «Татар теле һәм әдәбияты» номинация сендә Ләйсән Дәүләтшина (3нче Аксубай мәктәбе) – җиңү яулады, Альмина Шиһапова (Иске Кармәт башлангыч мәктәбе) – призер булды (2 урында) һәм өченче призер – Тәнзилә Сафиуллина (Чуаш Енорускиносы башлангыч мәктәбе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев