Аксубаево
  • Рус Тат
  • Районда COVID-19ның яңа очрагы: авыру Түбән Кама госпиталенә урнаштырылган

    Ноябрь башыннан районда яңа коронавирус йогышының бер очрагы теркәлде.

    Бүгенге көндә рәсми рәвештә «Коронавирус инфекциясе» диагнозы районның 38 кешесенә куелган. Аксубай районында авырулар санының иң югары ноктасы июнь аенда теркәлгән, ул чакта 13 кешенең COVID-19 белән авыруы теркәлгән иде.

    Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов мәгълүматларына караганда, соңгы очрак 1970 елда туган хатынкызда ачыкланган, ул Түбән Кама госпиталенә урнаштырылган, аның белән элемтәгә кергән затлар ачыкланган, аларга үзизоляцияләнү турында күрсәтмә бирелгән.

    Медиклар да, район җитәкчелеге дә районда COVID-19 белән вәзгыятьнең тотрыклы булуына кармастан, йомшармаска һәм авыручылар исемлеген тулыландырудан сакланырга киңәш итәләр.

    – Көн саен районда хастаханәдән тыш пневмониянең 4-5 очрагы теркәлә, 2-3 пациентны компьютер томографиясенә озатабыз. Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасында ОРВИ белән авыручы пациентларны аерым кабул итү оештырылган. Поликлиникага килүчеләрнең температуралары үлчәнә, битлек режимы үтәлүен катгый күзәтәбез. Сәламәт һәм температуралы пациентлар агымы чикләнгән, – дип шәрехләде район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов.

    Районның баш табибы искә төшереп узганча, әгәр кешедә ОРВИ билгеләре пәйда була икән, аңа өйгә табиб чакыртырга яисә ОРВИ билгеләре булган пациентлар өчен кабинетка (урамнан керә торган бокс) мөрәҗәгать итәргә.

    Медиклар температураның күтәрелүенә генә түгел, шулай ук коронавируска хас сулыш алу кыенлашу билгесенә дә игътибар итәргә кушалар. Үзегезгә үзегез диагноз куеп, интернеттан табылган COVID-19 дан дәвалану препаратларын сатып алырга һәм мөстәкыйль дәваланырга ярамый. Бу хәлне катлауландырырга һәм дөрес диагноз куярга комачауларга, нәтиҗәсе аянычлы тәмамланырга мөмкин.

    Район башлыгы Камил Гилманов районның җитәкчелек составы белән киңәшмәдә үз-үзеңә катгый мөнәсәбәттә булырга өндәде.

    – Вәзгыятьнең җитдилеген әле барысы да аңлап бетерми, җиңел фикер йөртәләр. Куркынычсызлык таләпләрен җәмәгать урыннарында гына түгел, эш урыннарында да катгый үтәргә. Массакүләм чаралар уздырырга киңәш итмим, мөмкинлектән чыгып, оешмаларга чит кешеләрнең керүен чикләргә, предприятиеләрдә һәм оешмаларда рөхсәт режимын катгый оештырырга, – дип йомгаклады чыгышын район башлыгы.

    Районда битлек режимын үтәү буенча җәмәгать урыннарында рейдлар уздыру дәвам итә, кагыйдә бозучыларга беркетмәләр төзелә. Битлексез йөргән өчен штрафлар – бер мең сумнан башлана. Районда яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау мәсьәләсендә иң мөһиме – һәркемнең битлек киеп йөрергә, дистанция сакларга һәм кулларны йогышсызландыру эремәсе белән ешрак юарга кирәклеген аңлавы.

     

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: