Аксубаево
  • Рус Тат
  • Районда чисталык булсын

    1 нче апрельдән экология икеайлыгы башланып китте.

    1 нче апрельдән май азагына кадәр Татарстан Республикасында территорияләрне чистарту һәм санитар-экологик торышка китерү максаты белән санитар-экологик икеайлык игълан ителде.

    Административ комиссия сәркатибе Николай Камбулов хәбәр иткәнчә, апрель аенда районда гомумбистә шимбә өмәләре үткәреләчәк, анда предприятие һәм оешма территорияләрен җыештыру планлаштырыла.

    Моннан тыш, икеайлык чорында парклар төзекләндереләчәк һәм чәчәк түтәлләре ясалачак. Район башкарма комитеты халыкны территория тирәләрен чистартуда актив катнашырга чакыра. Районыбыз чиста һәм матур булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: