Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда чәчү кампаниясе башланды

Арпа чәчүгә беренчеләрдән булып «Аксу Агро» ҖЧҖ игенчеләре кереште.

Эшне менә-менә “өлгергән” участоктан башладылар. Бу Яңа Ильдеряк янында урнашкан 200 гектардан артык мәйдан биләгән участок. Иртән монда тракторлар пәйда булды. Районда беренче булып кырга үзенең чәчү комплексын Минәхмәт Шәрифуллин алып чыкты. Бу аның өчен гадәти эш, ул 10 елдан артык гомерен игенче һөнәренә багышлаган.

– Әлегә туфрак бераз дымлырак, – ди механизатор. – Кояш кыздыра, җир күзгә күренеп кибә, барысы да яхшы булачак.

 Авыл хуҗалыгында хезмәт куйган елларда аңа төрле агрочараларны башкарырга туры килә: язын – чәчүдә, җәен – терлек азыгы әзерләүдә, яшел массаны азык йортына ташый. Механизаторны җаваплы, башкаручан кеше буларак тасвирлыйлар.

Орлык ташуны механизатор Азат Миассаров башкара. Ул да шулай ук үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле игенче. Хуҗалыкның баш агрономы Илсур Сәхапов һәм управляющий Михаил Васильевны да без биредә очраттык.

– Бүген чәчүгә бер агрегатны җәлеп иттек, сынау өчен, ә иртәгә инде чәчүне башка юнәлештә Чирмешән районы чигендәге басуда башларга планлаштырабыз,– диде Илсур Сәхапов. – Иртәгә башка чәчү комплекслары чәчүгә керешәчәк. Басуда район башлыгы Камил Гилманов һәм агрофирма җитәкчесе дә булдылар.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов кыр уңганнарына уңышлы эшләр, чәчүне имин төгәлләүләрен теләде. Язгы кыр эшләре чорында игенчеләргә зур күләмдә эш башкарырга кирәк. «Аксу Агро» ҖЧҖдә бөртекле культуралар 11295 гектар мәйданда чәчеләчәк. Техник культуралар – 3418 гектар, азык культуралары 4251 гектар мәйдан билиячәк.

Хәзерге вакытта барлык техник арсенал, механизаторлар чәчү эшләренә керешергә әзер. Кояшлы, җылы һава торышы туфракның кибү процессын тизләтә, шуңа күрә дә бер-ике көннән басу-кырларда тулы күләмле эш башланачак. Язгы кыр эшләрендә катнашучыларның кәефе күтәренке, позитив. Алар бу сезоннан нәтиҗәле хезмәт көтәләр.

Шул ук көнне әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең «Мюд» филиалы механизаторлары гәрчич чәчәргә чыктылар. Эшләр Татар Сөнчәлесе авылы янындагы участокта колач алды – гәрчич чәчү бара. Чәчү агрегаты белән Василий Чугунов идарә итә, аның ярдәмчесе – Николай Ихтонов. Александр Сорокин үз тракторы белән орлык ташып тора.

Чәчү алдыннан туфракны тырмалауны Иван Анисимов башкара. Филиал җитәкчесе Газыйм Шарапов ышандырганча, иртәгә «Мюд»та арпа чәчүгә керешәчәкләр. «Аксу Агро» ҖЧҖдә чәчүне туфракта дым барда, кыска вакыт эчендә тәмамларга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев