Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда барысы да чиста булсын өчен

1нче апрельдан экологик икеайлык старт алачак.

Татарстан Республикасында 1нче апрельдан май ахырына кадәр территорияләрне чистарту һәм санитар-экологик халәткә китерү максатыннан экологик икеайлык үткәреләчәк.  Районны төзекләндерү икеайлыгы 31 нче майга кадәр дәвам итәчәк.

Административ  комиссия секретаре Николай Кабулов хәбәр итүенчә , апрель аенда бистәдә өмәләр оештыру планлаштырыла. Предприятиеләр һәм оешмалар үзләренә беркетелгән территорияләрдә масштаблы өмәләр үткәрәчәк.

Моннан тыш икеайлык чорында парклар җыештырылачак һәм чәчәк клумбалары да карлачак. Районның башкарма комитеты   район халкын территорияләрне җыештыру буенча санитар-экологик икеайлыгында катнашырга чакыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев