Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда “акыллы челтәрләр“ пәйда булачак

Татарстанның электр челтәрләре комплексына интеллектуаль технологияләрне этаплап кертү Аксубай районында да алып барыла.

Чистай электр челтәрләренең “Челтәрләр компаниясе“ ААҖ филиалы быел 10 кВ көчәнештәге һава линияләрендә 8 данә йөкләнеш сүндергеч урнаштырырга планлаштыра.

“Акыллы челтәрләр“ элементлары Савруш, Иске Татар Адәмсуы, Такталы, Сосновка авылларында 10 кВ һава линияләрендә урнаштырылган инде.

Районда электр белән тәэмин итү ышанычын арттыру буенча  августта шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә йөкләнеш сүндергечләрен урнаштыруга керештеләр. Бу эшне “Энергостройсервис“ ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.

– Бу сүндергечләрне урнаштырганнан соң диспетчер кайда кыскача ялганыш килеп чыкканын күрә алачак һәм, зыян күргән участоктагы сүндергеч, сафта булган челтәрләрне көчәнеш астында калдырып, бары тик зыян күргән участокта гына утны сүндерәчәк, – дип аңлатты Аксубай РЭЧ җитәкчесе Марат Сруретдинов.

– Бу бригадаларга, зыян килгән урынны эзләп вакытны сарыф итмичә, авария булган урынга чыгарга мөмкинлек бирәчәк, бу үз чиратында  шулай ук кулланучыларга киеренкелекне бетерү процессын кыскартырга да ярдәм итә.

Диспетчер шулай ук  эш урыныннан китеп, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә 10 кВ лы электр тапшыргыч челтәрләре участогында эшләрне башкару өчен, аларны сүндерә һәм кабыза алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев