Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район тарихы архив призмасы аша

    ТАССРның гасырлык тарихындагы фактлар һәм вакыйгалар Аксубай районы белән дә тыгыз бәйләнгән. Алар архив документларында, йөз еллык фотохроникаларда калды.

    Район архивы хезмәткәрләренең төп бурычы – халыкның тарихи-мәдәни мирасының бер өлеше буларак, архив документларын исәпкә алу һәм саклау.

    Биредә югары класслы профессионаллар хезмәт куя: бүлек җитәкчесе Гүзәл Хамәтшина, баш белгеч Ралия Искәндәрова.

    – Әлеге бина диварлары эчендә сакланган иң иске документ 1925 ел белән теркәлгән, – дип сөйли Гүзәл Хамәтшина. – Бу – яңа бистә төзү турындагы тәкъдим каралган авыл советы халкы җыелышы беркетмәсе. Бездә мондый уникаль материаллар аз түгел.

    Архив призмасы район, колхозлар, төрле оешмалар оешканнан алып, бүгенге көнгәчә тарихны үз эченә ала. Монда предприятиеләр эшчәнлеге турындагы документлар, хезмәтчәннәр турында мәгълүматлар тупланган.

    Бу, чыннан да, истәлекле тарихи мәгълүматларны саклаган бәһасез чыганак. Технологияләр күзлегеннән чыгып караганда, район архивы замана белән бергә атлый. Фондлар, тасвирламаларны саклау берәмлекләре турындагы мәгълүматлар Бердәм автоматлаштырылган мәгълүматлар системасына кертелгән.

    Бу зур булмаган коллектив, үзенең төп бурычларын башкарып, районның җәмәгать тормышында, Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган бәйгеләрдә, акцияләрдә катнаша. Бигрәк тә быелгы Бөек Җиңүнең һәм республика оешуның юбилейлы елында.

    Ул «РФ Архив фонды һәм башка архив документларының сакланышын тәэмин итү буенча проектларга ярдәм итү» номинациясендә җиңү яулады, яңа җиһазлар сатып алуга 480 мең сумлык сертификатка ия булды. Архив бүлеге Яңа Ибрай урта белем бирү мәктәбе белән берлектә шушы авылдан чыккан, ТАССР Югары Советы Президиумының элеккеге Рәисе Гали Афзалетдин улы Динмөхәммәтовка багышланган интернет- күргәзмә әзерләде.

    Күргәзмә районның рәсми сайтында «матбугат хезмәте» «күргәзмәләр» бүлекләрендә урнаштырылган. Шунда ук Бөек Җиңүгә багышланган виртуаль экспозиция белән танышырга була.

    Архив «Минем нәсел шәҗәрәм» республика бәйгесендә дә уңышлы катнашты. Анда төрле яшьтәге дистәләгән катнашучы үзләренең нәсел тамырлаын эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Архив район музеена да кыйммәтле материаллар тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: