Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район күләмендәге өмә

Эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Камил Гилманов 20 апрель көнен гомумрайон өмә көне дип белдерде. Ул бу көнне барлык предприятие һәм оешмаларга җитәкчеләре белән берлектә территорияне җыештырырга чыгарга чакырды.

 Татарстанда экологик икеайлык игълан ителде. Әмма муниципалитетның бурычы бу чорда гына түгел, ел дәвамында  район территориясендә экологик тәртипне саклау. Район халкы, шәхси эшмәкәрләр дә читтә калырга тиеш түгел.

 Алар да үзләренә караган территорияне чүп-чардан арындырырга тиеш , - дип нәтиҗә ясады район башлыгы. Кыштан соң  табигать уяна, яңара, чәчәк түтәлләрен  һәм клумбаларны  төзекләндерү вакыты җитә. Алда май бәйрәмнәре җитә. Әлеге бәйрәмне бистә, район халкы бөтен җирне тәртипкә китереп каршы алырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев