Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район хастаханәсе үзгәреш кичерә

    Соңгы елларда районның сәламәтлек саклау өлкәсендә шактый үзгәрешләр булды.

    Биредә даими рәвештә нидер яңартыла, төзелә, кабинетларның урнашу урыны үзгәрә. Соңгы араларда хастаханә эшенә халыкның игътибары нык артты. Һәркем, шәхси тәҗрибәсеннән чыгып, медицина хезмәтен үзенчә бәяли.

    Әмма район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенең, андагы коллективның аны иң яхшы дәрәҗәгә күтәрергә омтылуы күзгә ташланып тора. Шул көннәрдә район башлыгы кушуы буенча район үзәк хастаханәсендә  нинди проблемалар барлыгын, пациентларның медицина учреждениесе хезмәткәрләре эшенә  мөнәсәбәтен белү максатыннан район җитәкчелеге вәкилләре хастаханәдә булдылар.

    Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров баш табиб Рөстәм Әхмәтшин озатуында поликлиниканы карап чыкты. Аксубай үзәк хастаханәсе көн саен өч йөзгә якын кешене кабул итә. Сәгать тугыздан соң район үзәк хастаханәсендә - пик сәгате.

    Тар белгечләр кабинетлары янында  кеше күп тора. Алар арасында  авырулар гына түгел, шулай ук диспансерлаштыру үтүчеләр һәм  хәрби хезмәткә җыенучы яшьләр дә бар. Чират күп булса да, барысы да  тыныч кына  үз чиратларын көтә. Чарада катнашучылар чиратлар янында туктап, пациентлар белән сөйләшеп тордылар, хастаханә эше буенча шикаятьләр юкмы, дип кызыксындылар. Медперсоналга карата шелтәләр булмады, кабул итү тәртибенә дә зарланучылар табылмады.

     - Гомуми практика табиблары тарафыннан кабул итү беренче катта узсын иде, – дип теләк белдерде пенсионер Надежда Михайловна. - Операциядән соң өченче катка күтәрелү бик авыр. Район хастаханәсе баш табибы әлеге белгечләрнең кабинетларын беренче катта урнаштыру планлаштырылган дип ышандырды һәм анда күчү якын арада тормышка ашырылачак, диде.

    Көн буена иң күп кешене кабул итә торган урын – ул лаборатория. Биредә анализларны сәгать унга  кадәр алалар. Бу, әлбәттә, шартлы вакыт. Лаборантлар исә чиратта торган барлык  кешене дә кабул итәләр, көненә уртача 150-200 кешегә хезмәт күрсәтәләр.. Техник тел белән әйткәндә, лаборатория тулы куәтенә эшли. Районның сәламәтлек саклау җитәкчесе билгеләп үткәнчә, лаборантлар - үз эшләренең һөнәри осталары, җаваплы һәм намуслы кешеләр. Анализлар кулдан эшкәртелә. Көндезге сәгать икедә барлык анализлар да әзер булып, дәвалаучы табиблар кулына тапшырыла.

    Беренче катта урнашкан физиотерапия кабинеты район вәкилләрен тып-тын коридоры белән каршы алды. Бинада тыныч, пөхтәлек хөкем сөрә. Бары тик берничә пациент кына физиодәвалау кабул итеп,  ял итәләр иде.Әлеге бүлекчә хезмәткәрләре турында күп кенә яхшы сүзләр ишетергә туры килде, элеккеге пациентлар алар турында язарга сорап редакциягә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр иде инде.

    Аларны яхшы белгечләр, сизгер, ярдәмчел кешеләр буларак характерладылар. Сүз - өлкән шәфкать туташы Рәзилә Шаязданова, шәфкать туташы Татьяна Горбунова, Вера Семенова, техник хезмәткәр  Вера Яругина турында. Көн саен бирегә 30-40 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу бүлек хезмәткәрләре турыдан-туры һөнәри бурычларны үтәүдән тыш, бөтен тышкы хәлләргә дә әзер булырга тиеш: монда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны хәмер тикшерүенә китерергә мөмкиннәр..

    Шулай ук бүлеккә китерелгән авыр хәлдәге авыруларны стационарга үз көчләре белән илтергә дә туры килә аларга. Йомшак табигатьле хатын-кызлар мондый  катлаулы хәлләр алдында да куркып калмыйлар, үз эшләрен намуслы башкаралар.

    Узган ел шартлар туры килмәү сәбәпле көндезге стационар адресына шелтәләр күп булган иде. Бүлек беренче катта ремонтланган корпуска  күчкәч, хәлләр тамырдан үзгәрде. Кешеләрнең кәефе дә бөтенләй башка. Корпуста заманча җиһазлар куелган, барысы да заманча ремонтланган – уңайлы эш халәте тудырылган. Хастаханә эшен карап  йөрүче вәкилләр кергәндә палаталарда пациентлар дәвалау процедураларын кабул итә иделәр.

    – Бу бинада сезгә ничек? – дигән сорауга - Барысы да яхшы, безне барысы да канәгатьләндерә. Шартлар да бик яхшы, медицина персоналының  хезмәт  күрсәтүе дә мактауга лаек. Без барысы өчен дә рәхмәтле, – дип җавап бирделәр дәваланучылар.

    Чиратта - балалар поликлиникасы. Биредә дә ремонт, дизайн-барысы да югары дәрәҗәдә уйланып эшләнгән.. Тиздән балалар тавышлары бинаны тутырачак. Әлегә кабул итү элеккеге урында бара.

    - Эшләр тотрыклы бара, киләчәккә иң уңай планнарыбыз бар, – дип фикерләре белән уртаклаша Рөстәм Әхмәтшин. – Әмма проблемалар да бар. Иң зурысы – кадрлар җитмәү. Соңгы вакытта дәвалау учреждениесенә алдагы елларда эшләп  киткән табиблар әйләнеп кайтты. Моннан тыш безгә яңа белгечләр дә килде. Әмма кытлык сизелә. Балалар өчен дүрт педиатр кирәк. Бүген бу мәсьәләләр буенча эш алып барабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: