Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район халкын Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митингка чакырабыз

    Районда Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан чаралар узачак.

    9 Май көнне үзәк мәйданда район халкын һәм кунакларны бай эчтәлекле программа көтә.

    Сәгать 10.00да тантаналы митинг башлана.

    10.10 сәгатьтә – район оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре Хәрби дан обелискы һәм Билгесез солдат һәйкәле итәгенә веноклар салачак.

    10.20-10.25 сәгатьтә – Бер минут тынлык. Җиңү көне хөрмәтенә залплар яңгыраячак.

    10.25 -10.27 сәгатьтә – Григорий Романов истәлегенә Аксубай-Кәкре Күл маршруты буенча җиңел атлетика һәм авто-мотойөреш старт алачак.

    10.27-10.45 сәгатьтә – район башлыгы, ТР Хөкүмәте вәкиле, Чермешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары, Бөек Ватан сугышы ветераны, яшь буын вәкиленең Җиңү көне белән котлаулары.

    10.45-10.55 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы хөрмәтенә парад, ветераннар исемлеген уку, чәчәкләр бүләк итү.

    11.00 сәгатьтә Аксубай техникумы шәкертләре чыгышы, «Лезгинка» һәм «Язгы Җиңү вальсы» бию композицияләре.

    11.30-12.00 сәгатьтә мәктәп укучылары, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре «Үлемсез полк» акциясендә катнашу өчен 3нче мәктәп янында җыелачак.

    Бәйрәм көне Аксубайның үзәк мәйданында концерт программасы һәм массакүләм күңел ачу белән тәмамланачак, ул 19:00 сәгатьтә башлана.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: