Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район гражданнар оборонасы буенча укуларга әзерләнә

Сентябрь аенда Аксубай муниципаль районында гражданнар оборонасы штабы, эвакуация органнары,гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм территориаль формированиеләре белән махсус укулар узачак.

Район башлыгы Камил Гилманов белән килешү нигезендә, районга әлеге мөһим чарага әзерләнүдә методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Наил Гәрәев килде.

Дүрт көн дәвамында  район җитәкчелеге белән гражданнар оборонасын оештыру, алып бару мәсьәләләре һәм рес публика норматив базасын өйрәнү, Гражданнар оборонасы территориаль формированиеләре командирлары, Гражданнар оборонасы хезмәтләре, эвакуация кабул итү комиссияләре әгъзалары, эвакуация кабул итү пунктлары башлыклары, гадәттән тыш хәл булган очракта халыкны турыдан-туры торак пунктларга чыгарулар буенча дәресләр оештырылачак.

Шулай ук гражданнар оборонасы хезмәтләрен оештыру һәм планлаштыру буенча документларны  өйрәнүгә дә аерым игътибар биреләчәк.
Районда гражданнар оборонасы буенча  шундый ук тикшерү  2014 елда узды һәм «яхшы»дигән бәя алды. Алда торган комплекслы өйрәнүләр Россия ГТХМ  Татарстан Республикасы буенча  Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ комиссиясе тарафыннан бәяләнәчәк.

 23-28 сентябрь көннәрендә узачак команда-штаб өйрәнүләрендә район халкының реакциясе һәм гамәлләре тикшереләчәк. Чөнки Аксубай районына гадәттән тыш хәл булган очракта Түбән Камадан 72 мең кеше киләчәк һәм район эвакуацияләнгән халыкны кабул итәргә һәм  урнаштырырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев