Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район газетасын кырык елдан артык алдыралар

Авылда яшәүче кеше, иртәдән-кичкә кадәр баш-аягы белән эшкә чумган булса да, матбугат белән танышырга да вакыт таба.

Район яңалыклары, анда яшәүче кешеләрнең тормыш, хезмәт юллары, спорттагы һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлар, районда барган үзгәрешләр – аны да кызыксындырмый калмый. Араларында мәктәп елларыннан ук район газетасын укый башлаган һәм гомере буена анардан аерылмаганнары да байтак.

Шундыйларның берсе Яңа Үзи авылында гомер итүче Таһир Кашапов. Ул 1954 елда Яңа Үзи авылында күп балалы гаиләдә өлкән бала булып туа. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң йөртүче, комплекслы бригада бригадиры булып эшли, авылда беренче арендатор була, әтисе лаеклы ялга чыккач, аның урынында урманчы булып эшли, 15 ел клуб мөдире булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга. Аның хезмәт стажы 40 елдан артык.

–Мин эшләмәгән эш калмады. Арендатор булып эшләгәндә, бригадада 11 кеше идек, рапс игеп тапшырдык, – дип сөйли ул. – Уңыш мулдан булды. Шушы хезмәтебез өчен “Дружба” колхозына бер ЗИЛ автомашинасы, бер тәгәрмәчле трактор, бер УАЗ машинасы бирделәр.

32 ел авыл Советында секретарь булып эшләгән тормыш иптәше Рушания Зиннәт кызы белән тормыш сукмагыннан 45 ел бергә кулга-кул тотынып атлыйлар алар. Өч бала – ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстереп, аларга югары белем алуда ярдәм иткәннәр. Ике уллары – Нурлат шәһәрендә эшлиләр һәм яшиләр. Авыл мәктәбендә директор булып эшләүче кызлары туган йортыннан ерак түгел генә гаиләсе белән яши.

–Район газетасыннан аерылганыбыз юк, әти-әни йортында торганда да, гаилә коргач та яраткан “Авыл таңнары” газетасы һәрвакыт өебез түрендә булды, – дип сүзен дәвам итте тугры укучыбыз. – Башта мин, аннары хатыным бер хәрефен дә калдырмый укып чыгабыз. Хезмәт кешеләре турында язылган мәкаләләр күбрәк булсын иде. Игъланнар бите дә бик файдалы.

Таһир Исламетдин улы хәзер дин юлында, мәчеткә йөри, биш вакыт намаз укый. Җиде онык, барысы да малайлар – әби белән бабайның зур горурлыгы һәм бәхете.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев