Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район газетасы язылган өчен төп бүләкне уйнатты: яшелчәләр киптерү җайланмасын Аксубай хастаханәсе ветераны отты

Бүген альтернатив язылучы әбүнәчеләр арасында район газетасына язылу буенча бүләкләр уйнату булды.

2022 елның II яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары» һәм «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылу кампаниясе тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча 2022 елның 14 апреленнән 30 июненә кадәр район газетасына язылу рәсмиләштергән альтернатив әбүнәчеләр арасында призлар уйнатылды. Призлар арасында – камыр ризыклары пешерү өчен формалар, брендлы таба, чәч кисү машинкасы һәм төп приз – яшелчәләр киптерү өчен электр белән эшли торган җайланма.

«Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе бинасы янында уйнатуга беренче булып пенсионерлар җыелды. Алар җомга көнне түземсезлек белән район газетасының яңа басылган санын көтеп алалар. Төп миссияне үтәү – лототроннан уйнатуда катнашучыларның номерларын алу – безнең даими әбүнәчебез, пенсионер Николай Кистеневка йөкләнде.

Аның җиңел кулы белән беренче призны – ризыкны яндырмый торган брендлы табаны «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәре Руфия Аюпова отты. Аксубайның тагын ике кешесе – «Волга-Селект» механизаторы Илшат Гафиятовка – камыр ризыклары пешерү өчен форма һәм Елена Дормидонтовага чәч кисү машинкасы эләкте. Сүз уңаеннан, Елена Николаевна район газетасына язылган өчен бүләкләр уйнатуда беренче тапкыр гына җиңү яуламый. Газетага язылучылар аның турында: “Бәхет аңа гел елмая. Ул бәхетле хатын-кыз”, – диләр.

Төп приз – электр белән эшли торган яшәелчәләр киптерү җайланмасын Аксубай үзәк район хастаханәсе ветераны Зинаида Инзерева отты. Ул район басмасын утыз елдан артык алдыра һәм мондый бүләк аның өчен күңелле хәл булды.

– Районның барлык яңалыклары да диярлек интернетта бар, ләкин кәгазь версияне уку күңеллерәк. Моннан тыш, якыннарыңның яисә туганнарыңның берәрсе корреспондентларның камералары объективына эләксә, бу бик озак хәтердә калачак. Газетаның мондый саннарын без кадерләп саклыйбыз, – дип билгеләп үтте әбүнәче.

Газетага язылган өчен призлар уйнатудан видеотрансляция район газетасының ВКонтакте рәсми төркемендә алып барылды. Җиңүчеләрне «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясенең баш мөхәррире- җитәкчесе Людмила Жаренова чын күңелдән котлады.

– Район газетасына язылыгыз, барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз һәм, һичшиксез, безнең призлар уйнату чараларында катнашыгыз. Кем белә, бәлки, икенче тапкыр бәхет сезгә елмаер!

Райони газетасыннан бүләкләр уйнатылды. Әмма безнең укучыларыбызның «Татмедиа» АҖ призына ия булу һәм төп приз – «Бәкер» шифаханәсенә юллама алу мөмкинлеге бар әле. Моның өчен 15 августка кадәр безнең «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» басмаларының теләсә кайсы берсенә яки «Татмедиа» АҖнең бер журналына язылу турындагы квитанцияләрнең күчермәләрен яисә онлайн рәвештә язылу өчен түләү турындагы бастырмасын, элемтә өчен телефон һәм «Акция» тамгасын күрсәтеп, 420066, Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт адресы буенча почта аша яки podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Призлар уйнату 2022 елның 19 августына планлаштырылган. Акциядә катнашучы басмалар исемлеге tatmedia.ru сайтында күрсәтелгән.

«Язылган өчен бүләк ал» акциясенең срогы: 2022 елның 14 апреленнән 2022 елның 30 июненә кадәр.

“Бәкергә 2 юллама һәм башка призлар” акциясенең вакыты: 2022 елның 16 маеннан 2022 елның 15 августына кадәр.

Реклама, 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев