Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район газетасы редакциясендә татар телендә китаплар сатып алырга мөмкин

Редакциягә Физәлия Дәүләтгәрәеваның “Төзәтәсе ялгышлар бар” китабы сатуга килде.

Бер ялгыш та эзсез узмый. Физәлия Дәүләтгәрәева әсәрендәге Әлфия дә бер ялгышы аркасында бәхетеннән үзе үк баш тартырга мәҗбүр. Ә ни өчен соң ул бер ялгышы өчен генә дә гомере буе үкенеп яшәргә мәҗбүр? Бәхетле булырга хакы бармы аның?

Бу “Интертат” редакциясенең “Бәхет – пыяла” сериясендә әзерләгән беренче китабы. Китап “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте ярдәме белән басылып чыкты.

Китапның бәясе – 100 сум. Басманы шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Ленин урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан район газетасы редакциясендә сатып алырга була. Шулай ук сатуда Марат Кәбировның «Киллер», Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» һәм Хисаметдин Исмәгыйловның «Никах» китаплары да бар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев