Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район газетасы редакциясендә Фәрит Имамовның «Мәхәббәт талисманы» исемле яңа китабын сатып алырга була

    Аның чираттагы «Мәхәббәт талисманы» китабына кергән әсәрләре маҗаралы сюжетларга нигезләнә.

    Фәнни фантастика жанрын үз итеп, язучы хәзерге татар әдәбиятының чикләрен киңәйтә. «Мәхәббәт талисманы» повестенда эшмәкәр Азамат вакыт чоңгылында адашып калган хатыны Сөмбеләне эзли.

    Азаматка сөеклесен эзләүдә кем һәм ничек ярдәм итәчәк? Бу хакта «Мәхәббәт талисманы» китабында укыгыз.

    Моннан тыш, бездә татар телендә йолдызлы сканворд һәм балалар өчен ябыштыргычлар һәм QR-кодлар белән «Буягыч» та бар. «Буягыч. Антарктида хайваннары» журналы – ул гади буягыч кына түгел. Аны өйрәнеп, бала хайваннар дөньясы белән таныша, ябыштыргычлар мисалында хайваннарны дөрес итеп буярга өйрәнә. Аның битләрендә күрсәтелгән QR-кодлар ярдәмендә видео карарга һәм хайваннар дөньясы турында тулырак белергә мөмкин.

    «Башваткычлар» журналы кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен. Башваткычларны чишү өчен интеллектуаль сәләтләрне үстерергә кирәк. Бу журнал – башны эшләтү өчен менә дигән вариант.

    Сез аларны район газетасы редакциясендә арзан бәядән сатып ала аласыз. Безнең адрес: шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт.

    «Мәхәббәт талисманы» китабының бәясе – 100 сум.
    "Буягыч» журналының бәясе – 100 сум.
    "Башваткычлар" журналының бәясе – 140 сум.
    Моннан тыш, сатуда татар телендә басылып чыккан популяр журналларның саннары, шулай ук «Казан утлары китапханәсе» сериясендә нәшер ителгән китаплар бар.
    Реклама

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: