Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район газетасы хезмәткәрләре массакүләм вакцинациягә кушылдылар һәм «Спутник V» вакцинасын ясаттылар

18 гыйнварда Татарстанда «Спутник V» препараты белән коронавирус инфекциясенә каршы массакүләм вакцинация башланды.

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы район газетасы редакциясе хезмәткәрләре сишәмбе көнне вакцинациягә кушылды. Коллективтан башлап йөрүчеләр арасында мөхәррир Людмила Жаренова һәм 69 яшьлек (!) машина йөртүче Владимир Черников. Сүз уңаенда, сентябрь сайлаулары көнендә дә алар шулай ук беренче булып сайлау участокларында гриппка каршы прививка куйдырдылар.

– Һәрвакыт прививкалар ясатам. Кисәтелгән – димәк, коралланган дигән сүз. Безнең яшьтә сәламәтлек белән шаярырга ярамый. Авырудан беркем дә гарантияләнмәгән. Үзең турында гына түгел, янәшәдәге кешеләр турында да уйларга кирәк, – дип уртаклашты Владимир Черников.

Башта бездән коронавируска каршы тәнчеккә кан алдылар – 20 минутта экспресс-тест әзер булды. Бездә антитәнчекләр табылмады, димәк, безгә прививка ясарга кирәк. Прививка ясатудан тыш, авыруларның кайгылы исемлеген тулыландырмауда башка альтернатива юк.

Икенче кабинетта безне табиб Валентина Еремеева кабул итте. Биредә безнең температураны, кан басымын үлчәделәр. Табиб безне тыңлады, хроник авыруларның булу-булмавы белән кызыксынды һәм вакцинациягә каршы күрсәткечләр белән таныштырып, прививка куйдыруга рөхсәт бирде.

Һәм бары өченче кабинетта гына, бездән «Спутник V» вакцинациясен үткәрүгә ирекле ризалык алып, прививка ясадылар.

Өч кабинет узуга карамастан, бөтен процедурага бер сәгать тирәсе вакыт китте. Безнең кулга рекомендацияләр белән таныштырып, вакцинадан өстәмә гамәлләр белән белешмә бирделәр.

Алар арасында – мунча керүне, исерткеч эчемлекләр кабул итүне, артык физик йөкләнешне тыю да бар. Вакциация куелган урын кызарганда антигистамин препараты, ә вакцинациядән соң температура күтәрелгәндә – нестероидлы ялкынсынуга каршы препарат кабул итәргә тәкъдим ителде.

Табиблар вакцинациядән соң беренче-икенче тәүлектә өшү, тән температурасының күтәрелүе, гомуми хәлсезлек, баш авыртуы кебек билгеләр күзәтелергә мөмкин, дип кисәттеләр. Шулай ук күпләр вакцинаны өстәмә билгеләрсез кичерә, дип тә әйттеләр.

Бздән алда гына прививка кабинетыннан бер-бер артлы «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре чыкты.

– Бүген без икенчел прививка ясаттык, беренче прививканы 31 декабрьдә салдырган идек, – дип уртаклашты үзәк директоры Тәнзилә Габдрахманова. – Беренче көнне генә температура 38 градуска кадәр күтәрелде. Безнең хезмәткәрләр дә минем белән прививка ясаттылар, аларның хәтта температуралары да булмады. Без кешеләр белән эшлибез, шуңа күрә үзебезнең генә түгел, аларның сәламәтлеген дә куркыныч астына куя алмыйбыз бит инде.

Ирле-хатынлы Башкировлар да табибка үз чиратларын көтә иде. 65 яшьлек Юлия Аркадьевна һәм аның 70 яшьлек ире вакцинацияне озак айлар көтүләре һәм үзләрен иминлектә тоюлары турында уртаклаштылар.

– Без ирем белән, уйлап та тормыйча, прививка ясатырга килдек. Вакцина –ярты-бер елга ниндидер гарантия, – ди Юлия Аркадьевна.

Аксубайлылар «Спутник V» вакцинасын актив салдыра, безнең алда процедура кабинетыннан берничә полиция хезмәткәре чыкты, безнең арттан тагын ике пенсионер ир-ат чират көтә иде.

Процедура кабинеты шәфкать туташы сүзләренә караганда, көн саен уннан артык кеше прививка ясата.

Прививка куйдырырга теләүчеләр Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасына 8 - (843-44) 2-90-58 телефоны буенча яки регистратурага мөрәҗәгать итә алалар. Вакцинация прививка кабинетында үткәрелә. Прививка кабинетының эш режимы: эш көннәрендә 8:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X