Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район бюджетының 62 проценты белем бирүгә тотылачак

Район Советы утырышында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты турында фикер алыштылар

Утырышны совет рәисе – район башлыгы Камил Гилманов алып барды.

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты. Депутатлар корпусын бюджет проекты белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова таныштырды. 2020 елда бюджетның табыш өлеше 786074 мең сум тәшкил итәр дип планлаштырыла. Шуның 22,9 проценты – физик затлар табышына салым өлешенә, 3,01 проценты – милек салымына һәм 67, 5 проценты бюджетара трансфертларга туры килә.

Чыгымнарга килгәндә, иң зур өлеш мәгарифкә – 490888,6 мең сум, милли икътисадка – 27199,2 мең сум, ТКХка – 24987,4 мең сум, мәдәнияткә – 85706,1 мең сум, физик культура һәм спортка – 24656,4 мең сум, социаль сәясәткә 33907,3 мең сум туры килә. Бюджетка муниципаль программаларны гамәлгә ашыру – күп фатирлы йортларны, юлларны ремонтлау һ.б. өчен дә акча салынды.

Утырыш соңында бүләкләү тантанасы булды. Балалар һәм яшьләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту һәм милләтара толерантлык формалаштыруга өлеш керткәне өчен Аксубай район Мәдәният йортының “Аксубай егетләре” балалар халык баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова «Жизнь городов» Халыкара фестивале комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Фидакарь хезмәте һәм ТР социаль-икътисади үсешенә саллы хезмәт өлеше керткәне өчен башкарма комитетның икътисад бүлеге җитәкчесе Борис Соломоновка Татарстан Республикасы икътисад министрының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев