Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район башлыгының Яңа ел чыршысы

Яңа ел, бигрәк тә балалар өчен, тылсымлы, могҗизалар һәм әкияти күңел ачу белән ассоциацияләнә.

Балалар түземсезлек белән бу көннең килүен, ә шуның белән бергә Кыш бабайдан үзләренең яңа ел бүләкләрен һәм сюрпризлар да көтәләр. Нәкъ менә шул көнне бистә һәм районнардан җыелган 150 бала өчен бу әкият чынбарлыкка әверелде. “Район башлыгының Яңа ел чыршысы” традицион чарасына укуда алдынгы булган, район һәм республика фән олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешкән, мәктәп тормышында актив катнашкан укучылар һәм шулай ук күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылды.

Район башлыгы Камил Гилманов балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, район үсеп килүче буын белән чын-чынлап горурлана, үзләренең сәләтләрен ачсыннар өчен алар өчен барысы да эшләнә дип билгеләп үтте, ныклы исәнлек, яңа уңышлар һәм казанышлар теләде.
Чара барышында балалар сәнгать мәктәбе Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә шаян биюләре һәм җырлары белән сабыйларның күңелләрен ачтылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр.

Бәйрәм тантанасы балалар өчен чын Яңа ел сюрпризы, һәм, әлбәттә, киләсе елга яңа тәэсирләр, күңел күтәренкелеге һәм энергия алу өчен тагын бер мөмкинлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев