Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы юлчыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде

Бүген иртән район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Илшат Заһидуллин һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов Аксубай юлчылары коллективы белән очрашты.

«Татавтодор» ҖЧҖ филиалы директоры Фәнис Сафин бу сезонга планлаштырылган юл эшләренең төгәлләнүен әйтте. Быелгысы елда Яңа Ибрайга, Азат поселогына кадәр юллар һәм үзәк Мазилин урамына яңа асфальт каплам җәю төзелешнең мөһим объектлары булды.

Район башлыгы юл хезмәткәрләренең юллар төзү һәм ремонтлауга керткән өлешен билгеләп үтте, безнең юлчылар ышанычлы юллар төзиләр һәм шул ук вакытта эсседә, иртәдән кичкә кадәр фидакарь хезмәт куялар, дип ассызыклады. Юллар төзү һәм ремонтлаудан кала, юлчылар аларны тиешле торышта тоту белән дә шөгыльләнәләр (җәй бу юл кырыйларыннан үләннәрне чабып торалар, кышын – кардан чистарталар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев