Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирде

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.

Районның участок сайлау комиссияләре бүгенге көннән эшкә кереште.

572 нче сайлау участогында беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Гилманов хатыны белән тавыш бирде. Аларның тән температурасын үлчәделәр, битлек, перчаткалар тәкъдим иттеләр, бер тапкыр кулланыла торган авторучкалар бирделәр. Бу участокта да, районның һәр сайлау участогындагы кебек, эпидемиологик хәлне күздә тотып барлык хәвефсезлек чаралары күрелгән. Тавыш бирү өчен керү һәм чыгу юллары тасмалар белән чикләнгән. Өстәл янына берәр кеше генә килә.

– Без РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирергә килдек. Мин бүген, район җитәкчесе буларак, дүрт сайлау участогында булдым. Сайлаучылар актив рәвештә тавыш бирә башладылар. Төзәтмәләр бүген кирәк, 1993 елгы Конституция искерде, Аксубай халкы һәрвакыт аңлап карады, бу юлы да тавыш бирүләр тиешле дәрәҗәдә узар дип уйлыйм, – дип шәрехләде тавыш биргәннән соң Камил Гилманов.

Аксубай районының территориаль сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, 25 июньнән 30 июньгә кадәр тавыш бирү өчен участоклар көн саен иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк, үз тавышыңны йорт яны территорияләрендә дә, өйдә дә, тавыш бирү бүлмәләрендә дә бирергә мөмкин. Сайлау участоклары ачык мәйданчыкларда да эшләячәк. Ял көннәрендә 8дән 14 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак. Тавыш бирү көнендә – 1 июльдә, сайлау участоклары иртәнге сәгать 8:00 дән кичке 20:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев