Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы җәмәгатьчелекне ялган хәмер сатуга каршы көрәшергә чакырды

Район җитәкчелеге, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм эшмәкәрләр киңәшмәдә алкоголь продукциясе сату турында фикер алыштылар.

Район башлыгы Камил Гилманов, район халкының хәмерне җан башына кимрәк куллана башлавын билгеләп үтте. Аксубай районы 45 район арасында Татарстанда алкоголь продукциясе сату буенча 2020 елда 40 нчы урында.

– Әмма бу шатлану өчен түгел, ә борчылу өчен сәбәп. Бу исә районда көмешкә куу белән шөгыльләнүгә һәм читтән кертелгән ялган аракы сатуга ишарәли, – дип катгый төстә белдерде Камил Гилманов. – Күрсәткечләрнең кимүенә чиктәш территорияләрдә яшәүчеләрнең күрше районнардан алкоголь продукциясен сатып алуы да ярдәм итә. Әмма бу проблеманы бары тик кызыксынган органнар һәм структуралар гына хәл итә алмый, иң элек урыннарда авыл җирлекләре башлыклары һәм җәмәгатьчелек тарафыннан ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин 2020 елда районда алкоголь продукциясе сату буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Районда алкоголь 69 сәүдә ноктасында сатыла, шуларның 19ы – Аксубай бистәсендә, 50се – авыл җирлегендә. 2020 елда алкоголь продукциясе сату нокталары 2018 елга карата – 10, 2019 елга карата 4 берәмлеккә арткан. Шуңа да карамастан, Татарстанда җитештерелгән хәмерне ваклап сату 3 процентка кимегән һәм 13,9 мең декалитр тәшкил иткән.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев хокук саклаучыларның составында спирт булган ялган аракы сатуны ачыклау һәм кисәтү өлешендә ничек эш алып баруы турында сөйләде. Җинаятьләрне тикшерүне анализлау күрсәткәнчә, һәр икенче җинаять (159 җинаятьнең 104е) исерек хәлдә кылына, дип билгеләп үтте ул. Составында спирт булган алкоголь продукциясен законсыз сату өлешендә бер җинаять эше судка җибәрелгән.

Гомергә һәм сәламәтлеккә зыян салу куркынычы янаган спиртлы эчемлек сату факты белән бер җинаять эше тикшерелгән. Оператив-тикшерү чаралары барышында физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату өлешендә 4 хокук бозу очрагы ачыкланган, алар 15 мең сум күләмендә штрафка тартылган.

2020 елда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 22,3 литр спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынган. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Марат Солтанов алкогольле продукцияне лицензияләү һәм сату өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә тукталды.

Киңәшмә ахырында спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтүдә ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгының Рәхмәт хатларына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Гәрәева, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәре Алексей Ионов, «Алкоторг»ның сәүдә вәкиле Рамил Мифтәхов лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев