Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Камил Гилманов: "Сайлауларга бару – һәркемнең гражданлык бурычы"

Якшәмбе, 8 сентябрьдә Россиядә Бердәм тавыш бирү көне уза. Татарстанда VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайланачак.

Сайлауларда сәяси партияләр, шул исәптән «Бердәм Россия», «Гадел Россия», КПРФ, ЛДПР, «Россия пенсионерлары партиясе», «Россия Коммунистлары», «Үсеш партиясе» катнаша.

Бердәм тавыш бирү көне алдыннан район башлыгы Камил Гилманов районның хезмәт коллективлары һәм халык белән очрашулар үткәрде.

Спикер Аксубай районы үрнәгендә соңгы биш елда республикада нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде. Моннан алдагы парламент эшләгән чорда район территориясендә авыл территорияләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән дистәләгән республика президент программалары эшләде, дистәләрчә яңа клуб, ФАПлар сафка бастырылды һәм куллануга тапшырылды, йөзләрчә километр асфальт һәм комлы-ташлы юллар салынды, хәтта районның Емелькино, Савруш кебек иң ерак урнашкан авылларына кадәр дә.

Зур һәм кечкенә авылларга су, бишенче чыбык сузылды, урамнар электрлаштырылды. Районда һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү планында нәрсәләр эшләнүе дә күзгә бәрелеп тора, район үзәге ничек үзгәрде, аның урамнары матурайды, йорт ишегелларында һәм авыл җирлекләрендә ял зоналары, балалар уен һәм спорт мәйданчыклары төзелде. Аксубайлылар “Безнең ишегалды” проектына да актив кушылдылар – үзе яшәгән ишегалды территориясенең нинди булачагын һәр кеше үзе сайлый. Ә район һәм республика җитәкчелегенә хыялларны һәм теләк-тәкъдимнәрне алдагы елларда тормышка ашыру бурычы йөкләнгән. 

–Дәүләт Советының яңа составына алдагы елларда эшләү өчен яңа проектларны һәм программаларны бүген үк күрсәткән кандидатлар керәчәк. Шул исәптән нәкъ менә авылга, авыл хезмәтчәннәренә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, яшьләргә һәм үсеп килүче буынга – эшкә урнашу һәм торак белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өлешендә дә. Сайлауларда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы, – дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов. – Район кешеләре алдында, сайлауларга барыргамы-юкмы дигән сорау бөтенләй тормаска тиеш, чөнки гражданнарның пассивлык күрсәтүе кайчакта социумның иң мәгънәсез проблемаларына китерә. Бүген сайлауларга бармыйча, сез республикада нинди парламент эшләячәгенә битарафлык күрсәтәсез, димәк, алга таба ничек яшәвегез, балаларыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгыз тормышы да сезне бөтенләй кызыксындырмый.

Район башлыгы якшәмбе көнне без балаларыбызның, республикабызның киләчәген сайлыйбыз, дип искәртте һәм Аксубай районы халкын 2019 елның 8 сентябрендә тавышларын лаеклы партияләргә һәм кандидатларга бирергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев