Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Камил Гилманов аксубайлыларның төнге сәгатьләрдә үзизоляция режимын үтәүләрен шәхсән тикшерде 

Район Советында короновирус инфекциясенең Аксубай районы территориясенә керүен һәм таралуын булдырмау буенча штабының һәркөнлек традицион утырышы узды.

Район башлыгы Камил Гилманов штаб әгъзаларыннан халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өчен, үзизоляция режимын бозучыларга карта тагын да кырысрак чаралар күрүне таләп итте. 

–Район эчендә йөргән һәм машаналарда хәрәкәт иткән гражданнарга карата кискен чралар күрергә кирәк. Кичә кич үзизоляция режимының ничек үтәлүенә инаныр өчен, бистәне йөреп чыктым, урамнарда йөрүчеләр юк диярлек, – дип шәрехләде район башлыгы. – Шулай да берәм-сәрән йөрүчеләр очраштыргалый. Гражданнарның өйдән чыгу сәбәпләре белән кызыксындым – сәбәпсез йөрүчеләрне полиция хезмәткәрләре кулына тапшырдым. Район халкының иминлеге беренче урында. Әгәр безнең һәркайсыбыз гражданлык бурычын күрсәтсә, үзизоляция режимын үтәсә – шул вакытта без пандемиянең район территориясенә үтеп керүенә юл куймаячакбыз. Башкача була да алмый. 

Район хезмәтләре һәм ведомстволары районда эшнең ничек тәэмин ителүе хакында хисап тоттылар. Яшәешне тәэмин итүче хезмәтләр гадәти график буенча эшли, беренчел кирәк-ярак товарлар һәм дарулар белән тәэмин итүгә бәйле өзеклекләр юк. 

Бүгенге көндә район территориясендә коронавирус инфекциясен йоктыруның бер очрагы да теркәлмәде. Коронавирус буенча имин булмаган территорияләрдән кайткан гражданнардан анализлар алына – бүгенге көндә аларның барысы да тискәре нәтиҗә биргән. 

Полиция хезмәткәрләре Роспотребнадзор белгечләре белән бергә тәүлек әйләнәсе рейдлар оештыралар – кичә үзизоляция режимын бозган 11 кеше ачыкланган. Кагыйдә бозучыларга административ беркетмәләр төзелгән һәм тикшерү өчен судка тапшырылган. 

Искәртеп узабыз, 2 апрельдән үзизоляция режимын бозган өчен штрафлар артты. Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 99 нчы номерлы Федераль канун үз көченә керде. Ул РФ КоАПның 6.3 маддәсендә 2 һәм 3 өлешләре белән тулыланган. 

Кичәгедән халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге өлешендә кануннарны бозган өчен административ штрафлар салу каралды: гражданнар өчен –15 меңнән 40 мең сумга кадәр, урындагы затларга – 50 меңнән 150 мең сумга кадәр, юридическ затларга – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев