Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Камил Гилманов аксубайлыларны бәйрәм белән котлады

    Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан район башлыгы Камил Гилманов Бөек Ватан сугышында катнашучылар Нина Александровна Телешева һәм Елисей Мурзич Тимирясов белән очрашты.

    Ул ветераннарга Россия Президенты исеменнән котлау хаты һәм бүләкләр тапшырды.

    Елисей Мурзич Бөек Ватан сугышы фронтларында 1942 елның апреленнән 1944 елның сентябренә кадәр катнаша (яралана, хәрби исәпкә алына). Фронт юлы 9 нчы мехбригаданың 46 танк полкы составында үтә, танк командиры була. Корсунь-Шевчен операциясендә, Ясско-Кишен операциясендә, Румынияне азат итүдә катнаша.

    Нина Александровна Калинин фронтында сугыша 1942 елның декабреннән Мәскәү өлкәсен, Белоруссияне, Литваны сержант-телеграфист буларак азат итүдә катнаша. Рота элемтәчесе буларак, аңа 1943 елда Маршал Жуковның генералиссимус Сталин белән элемтәсен оештырырга туры килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: