Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Равил Сираҗиев: Аксубай районының яңартылуын күрү күңелле

Аксубай районында эшлекле сәфәр белән ТР икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев булып китте.

Аксубай районында булу программасы бай иде. Аны Совет бинасында район активы белән очрашу дәвам итте. Биредә авыл җирлекләре башлыклары, дәүләт структуралары һәм ведомстволары, иҗтимагый берләшмәләр хезмәткәрләре җыелды.

Район башлыгы Камил Гилманов 2021 елның узган чорында Аксубай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, соңга 5 елда тулай территориаль продукт үсеше 131 процент тәшкил иткән. 2020 ел нәтиҗәләре буенча ул 11,9 млрд. сумга җиткән, үсеш 102,3 процент.

Район җитәкчесе авыл хуҗалыгы – терлекчелек, игенчелек шулай ук сәнәгать, төзелеш, хезмәт базары тармаклары эшенә тукталды, район проблемаларын атап узды. Төп мәсьәләләр арасында – яшьләрнең авылдан китүе, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр эшенә аяк чала торган бәяләр диспаритеты.

Равил Сираҗиев аксубайлыларның авыл хуҗалыгы производствосында, икътисад тармакларында нәтиҗәле эшләрен билгеләп үтте. Ул районда күргәннәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

– Аксубайның тышкы кыяфәте үзгәрә, – дип билгеләп үтте ул. – Яңарышларны, матур бизәлешләрне, халык өчен булдырылган уңайлы мохитне күрү күңелле.

Яшьләр үзәгендә районның бизнес җәмәгатьчелеге белән очрашу булды. Ул эшлекле диалог формасында узды.

Урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләренең Икътисад министрлыгы вәкиленә сораулары күп булды. Аерым алганда, Иске Кармәт кешесе, яшьләргә эш булсын өчен, авылда җитештерү эшчәнлеген җайга салу кирәклеге, Аксубайдан агач эшләнмәләр җитештерү буенча үзмәшгуль төрле грантлар сыйфатында дәүләт ярдәме турында сөйләделәр. Шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре эшкуарларны теркәү кагыйдәләренә, товар белән тәэмин итүчеләр һәм эшмәкәрләр арасында бәя килешүләренә кагылышлы сораулар бирделәр. Очрашуда катнашучылар бирелгән һәр сорауга җентекле җавап алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев