Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Равил Кузюров һәм Рәис Сөләйманов уртак хыялларын тормышка ашырдылар: Аксубай районында мәчетне капиталь ремонтладылар

Аксубай районында ныклап төзекләндерелгәннән соң Яңа Дума авылында мәчет ачылды.

Ходай Тәгаләнең хәерхаклы вакыйгасы – Яңа Дума авылында яшәүчеләр белән мәчет ачу шатлыгын уртак итәргә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Раис Сөләйманов һәм Шамил Яһудин, район имамнары килде.

Казанның «Дивар» төзелеш компаниясе (директоры Илнар Җәләлиев), архитектор Алмаз Саматов Дәүләт Советы депутаты, «Агроинвест» УК генераль директоры Рәис Сөләйманов һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ярдәме белән мәчеткә капиталь ремонт ясадылар һәм территорияне төзекләндерделәр. Шулай итеп, якташларыбыз ата-бабалары алдындагы бурычларын үтәделәр, чөнки Рәис Әхтәм улының әнисе һәм Равил Әфрәим улының әти-әнисе бу авылда туып-үскән. Әмма аларны игелекле эшкә этәрүче тагын бер факт бар.

Тантанада авыл халкыннан тыш якын-тирә авыллардан килгән күпсанлы кунаклар катнашты.

– Авылның беренче муллалары булып Кузюровлар нәселе вәкилләре торган. 1775 елда бу мәчетнең беренче мулласы минем карт бабам Кузюр бабай булган, – дип уртаклашты Равил Кузюровның әтисе Әфрәим Хәлиулла улы.

Истәлекле бәйрәм чарасы ТР МДН мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровның хәер-фатихасы белән башланып китте.

Район башлыгы Камил Гилманов иганәчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, меңьеллык тарихы булган Яңа Дума авылының танылган шәхесләре белән дан тотуын билгеләп үтте.

– Мәчет булган авылларда элек-электән тәртип булган, хәзер мәчеткә яшьләр күп йөри, – диде район башлыгы.

– Мәчеттә җомга намазлары гына укып калмыйча, көн саен азан тавышы яңгырасын иде. Быелгы ел республикада сайлаулар елы да булды, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үттек. Безнең тарихыбыз, матур традицияләребез бар. Президент традицияләрне һәм киләчәккә ышанычны саклап калу буенча эчтәлекле мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгатьтә телне саклау турында сүзләр дә бар, киләчәктә беренче сыйныфка килгән укучылар туган телдә белем алырлар дип өметләнәм. Мәчетләр игелеккә, күңел чисталыгына хезмәт итсен, – дигән изге теләкләрен җиткерде Яңа Дума авылы халкына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Якташларына мөрәҗәгать итеп, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, без авырлыклар күрмәгән бәхетле буын, дип билгеләп үтте. Аллаһ йортын төзекләндерү тарихы турында сөйләде.

– Бервакыт Рәис Әхтәм улы әтисенең туган авылында мәчет төзүен, әнисенең туган авылы – Яңа Думада да иман йорты салырга ниятләвен әйтте. Мин дә шул хакта хыяллануымны белдердем. Әмма авылда мәчет эшләп килү сәбәпле, аны ныклап төзекләндерергә булдык. Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә, – диде Равил Кузюров.

Рәис Сөләйманов ремонт эшләренә керешкәндә, пандемия килеп чыгу сәбәпле, кыенлыклар булуы, төзелеш темпының бераз тоткарлануын әйтеп узды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең тәбрикләү вәгазендә халыкка җәннәт юлының җиңел булуы хакында бәян итте, шулай ук ислам динендә тәүбә-истигъфар кылуның шартларына тукталды, бер-береңне күркәм холык, матур гамәлләр һәм хикмәт белән дингә чакырырга кирәклеге турында әйтте.

Яңартылган мәчет үзенең гадилеге һәм матурлыгы белән таң калдыра – заманча материаллардан эшләнгән тышкы бизәлеше аның бөеклеген ассызыклый, территорияне зәңгәр чыршылар бизәп тора, җәйге беседка да дизайнга уңышлы туры килгән. Мәчет эчендә барысы да табигый материалдан – агачтан эшләнгән, идәнгә келәмнәр җәелгән. Имам өчен дә, туклану бүлмәләре дә бар.

Нурлат шәһәренең «Татнефтедор» оешмасы көче белән мәчет янына керү юллары һәм тукталыш белән яңа асфальт юл салынган. Бу эштә директорлар советы рәисе Шәфәгать Тәхаветдинов һәм генераль директор Ирек Хәйруллин җитәкчелегендә «ТАТЕХ» кече нефть компаниясе иганә ярдәме күрсәткән.

Мәчеттә ремонт эшләре җәй дәвамында алып барылган, әйтергә кирәк, искесеннән стеналары гына калган булган.

–Барысы да үзгәртеп корылган – түшәмнәр, тәрәзәләр, җылыту системасы. Хәтта янгын сигнализациясе дә эшләнгән. Җир йөзендә мәчетләр булу – безгә насыйп иткән зур нигъмәт. Чөнки мәчет – җаннарыбызны нәсыйхәтләгән, әдәпкә өйрәткән Аллаһ йорты, – дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров.

– Ходай барчабызның да изге гамәлләребезне кабул итсен. Мәчет һәр авылда булырга тиеш, ул безне Ходай Тәгаләгә якынайта, күңелләрне чистарта, – диде Рәис Сөләйманов.

Ике меценат та ТР мөфтие Камил Сәмигуллин исеменнән Рәхмәт хатлары, шулай ук ТР МДНнең «Бердәмлек» медальләре белән бүләкләнде. Иганәчеләргә һәм төзүчеләргә район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Хәйриячеләр тасманы кисү хокукын мактаулы кунаклар белән бергә үзләренең әтиләре Әхтәм Сөләймановка һәм Әфрәим Кузюровка тапшырдылар.

Яңа Дума халкы үзләренең якташ-хәйриячеләрен артык тыйнак кешеләр булуларын ассызыкладылар. Равил Кузюров та, Рәис Сөләйманов та казанышлары турында сөйләгәндә, бары икесенең дә бер хыял белән янып яшәүләре һәм, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, ниһаять, тормышка ашырулары турында гына искә алдылар.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев