Аксубаево
  • Рус Тат
  • Равил Гайнетдин мөселманнарны Мәүлид ае башлану белән котлады

    Бүген, 2020 елның 17 октябрендә, кояш баегач, хиҗри ел буенча 1442 елның Рәбигыл әүвәл ае җитә

    Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин мөселманнарны хиҗри елы буенча 1442 елда Рәбигыл әүвәл ае башлану белән котлады. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Мөхәммәд пәйгамбәр шәхесе һәр мөселман кешесенең күңелендә аерым бер урын алып тора, чөнки Рәбигыл әүвәл аенда Аллаһы Тәгаләнең һәм Пәйгамбәрләрнең соңгы илчесе туган. Без аны дулкынланып һәм шатлык белән каршы алабыз.

    Бүген, 2020 елның 17 октябрендә, кояш баегач, хиҗри ел буенча 1442 елның Рәбигыл әүвәл ае җитә, ә изге айның беренче көне 18 октябрь булачак.

    Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән сезне, дин кардәшләремне яраткан Пәйгамбәребез ае башлану белән котлыйм!

    Аллаһы Тәгаләдән барыбызга да тынычлык, шатлык, бәхет һәм сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек, шәфкать насыйп итүен сорыйм», диелгән котлауда.

    Мөселман календаре буенча өченче ай — Рәбигыл әүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Мәүлид — туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәллам) дөньяга килгән.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: