Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рамил Шәмсетдиновка җыелган акча кайда тотылачак

Байкал аръягындагы хәрби округта 8 кешене атып үтергән солдатны яклап чыгучылар байтак. Аңа ярдәм йөзеннән 700 мең сум акча да җыйганнар. Алар ничек тотылачак?

Акча егетнең әтисе Сәлим Шәмсетдиновка тапшырылган.

“Акчаны ике тапкыр Читага һәм адвокатлар белән очрашу өчен Мәскәүгә баруга тотыначакмын. Бу – билетлар һәм яшәү”, – ди ул.

Шулай ук, сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул ялгызы йөри алмагач, аның бер өлешен озатучыларга түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, ул улына посылка әзерли.

Рамилне яклап чыгучылар аның бу адымга җәберләүләргә түзә алмаганга баруын һәм аның иреккә чыгарылуын таләп итеп петиция дә оештырган иде. "В Контакте" социаль челтәрендә махсус төркем дә булдырылды. Әмма аны "акча җыю сәбәпле" дип ябып куйдылар.

Рамил Шәмсетдинов эше буенча тикшерү дәвам итә.

 

Автор: Ризида Валитова

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев