Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясенә нәтиҗә ясалды

Рамазан ае вакытында нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән 15 баланы тернәкләндерүгә акча җыюга иреште.

 

Изге Рамазан ае төгәлләнде. Күркәм гадәт буенча, күпчелек мөселманнар узган айга йомгак ясады, киләчәккә планнар билгеләде. ТР мөселманнры Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында исә «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рамазан ае дәвамында сәдака һәм зәкят, шулай ук кыска номерга җибәрелгән игелекле смс-лар рәвешендә килеп ирешкән хәер хисабына мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды 900 мең сумнан артык акча җыюга иреште. Нәтиҗәдә, ярдәм фонд канаты астындагы 10 авыру балага күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясеннән кала, фонд тарафыннан 5 сабыйны дәваларлык өстәмә рәвештә 300 мең сумнан артык күләмдә акча җәлеп ителде. Шул рәвешле, гомумән алганда, Рамазан ае вакытында нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән 15 баланы тернәкләндерүгә акча җыюга иреште. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев