Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ракетачыларның үз традицияләре

    Районда РСВН сугышчыы-ветераннары җәмгыяте төзелүгә ике ел да үтмәде әле


    Әмма аларның инде күркәм традицияләре бар. Шуларның берсе-хезмәттәшләрен юбилей белән котлау. Соңгы берничә ай эчендә генә дә стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан Александр Евграфов, Иван Цветков, Рафаэль Хөсәенов, Анатолий Охотников, Виталий Маркин, Николай Никифоров оешма исеменнән җылы котлаулар кабул итте

    - Юбилей уңаеннан котлаулар алу һәрвакыт күңелле, - ди оешма җитәкчесе Виталий Маркин. – Бу безне тагын да якынайта, үз вакытында башкарылган бурычның әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирә. Ракетачыларның тагын бер традициясе – армиягә яңа алынучыларны озату. Сугышчы-ракетачыларның хәрби хезмәткә чакырылучыларга сүзләре бик күп. Ә бүген районның ракетачылар ветераннары 1 сентябрьдә мәктәпләрдә узачак тынычлык дәресләренә әзерләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: