Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ракетачылар РВСН юбилеен билгеләп үтте

17 декабрьдә стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре оешуга 60 ел тулды.

Шул уңайдан районның төп мәйданында тантаналы чара узды. Биредә ракета гаскәрләренең элеккеге сугышчылары җыелды. Һәйкәл янында районның яшь армиячеләре мактаулы сакта торды. Тирә-якта бәйрәм мохите хөкем сөрде. Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре оешуның 60 еллыгы хөрмәтенә РВСН әләмен күтәрү хокукы мәгариф ветераны Павел Крюковка бирелде.

Тантанада катнашучыларны бәйрәм белән район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде.

– Ракета гаскәрләре һәрвакытта да илебезнең ышанычлы терәге булды, – дип билгеләп үтте ул. – Сез – элеккеге ракетачылар, Ватан чикләрен саклауга үз өлешегезне керттегез һәм армиядән соң, халык хуҗалыгының төрле тармакларында фидакарь хезмәт куеп, үзегезне чын хезмәткәрләр итеп таныттыгыз. Бүген дә безнең район егетләре стратегик билгеләнештәге гаскәрләрдә лаеклы хезмәт алып баралар.

Район җитәкчесе элеккеге ракетачылар Павел Крюковка, Михаил Васильевка, Андрей Громовка, Рамил Хәйруллинга, Николай Егоровка, Анатолий Охотниковка, Владимир Тимофеевка «Россия РВСНга 60 ел» истәлекле медальләрен тапшырды.

Бәйрәмдә катнашучылар бакыйлыкка күчкән ракетачыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Районда ракетачылар оешмасына нигез салынуга бер ел да юк әле. Әмма алар берләштеләр һәм уртак җимешләре дә бар инде. Элеккеге сугышчылар Ленин паркында солдатлар туганлыгы урынын булдырып, обелиск урнаштырдылар (7 сентябрьдә монумент тантаналы төстә ачылды). Чарада катнашучылар РВСН һәйкәле һәм Бөек Ватан сугышы геройлары обелискы итәгенә таҗ салдылар. Аралаштылар, киләчәккә планнар кордылар. ДОСААФ район берләшмәсе җитәкчесе Петр Волков сугышчыларның яшь буынга патриотик тәрбия бирүдәге роле турында сөйләде, бу эштә активрак булырга, ДОСААФ бүлеге белән үзара хезмәттәшлек итәргә чакырды. Шулай ук монументны ракета гаскәрләре символы белән киңәйтү планы белән дә уртаклашты. Димәк, ракетачыларны алга табан да төрле юнәлешләр буенча эш көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев