Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рафис Борһанов Аксубай районына эш сәфәре вакытында төзелә торган скверда булды, мәктәп директорлары белән киңәшмә үткәрде һәм иртән гимн җырлаган техникумда булды

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Аксубай районында булды.

Сәфәр Мазилин урамында төзелеп килүче мәйданчыктан башланды. Биредә эшләр заманча шәһәр мохитен формалаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. Аксубайда әлеге җәмәгать мохитен төзекләндерүгә 22 миллион сумнан артык акча тотылачак.

Үзәк балалар паркында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Аксубай районының 90 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Биредә районның белем бирү учреждениеләре – төрле күргәзмәләр, үзәк китапханә балалар өчен чаралар оештырды. Чарага тәрбиягә бала алган күп балалы гаиләләр, беренче сыйныф укучылары чакырылган иде.

– Шушы көннәрдә генә безнең район дүрт яңа мәктәп автобусы алды. Районда, кризис елына карамастан, бер генә программаны да туктатмадылар. Бер үк вакытта районда 32 объектта ремонт һәм төзелеш эшләре бара – алар барысы да Республика көненә тапшырылачак, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Мәгариф министры Рафис Борһанов Аксубайлыларга сәламләү чыгышында, бер генә тармак та мәгариф кебек чаралар уздыру планында, пандемиядән зыян күрмәде, дип билгеләп үтте. Чөнки линейкалар, соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләре, хәтта сугыш елларында да булган.

– Бүген Аксубайдагы объектларны йөреп чыккач, район башлыгы белән мәктәпләрне җиһазлар, инструментлар, гаджетлар белән тулыландыру кирәклеге турында сөйләшкәндә, без укытучылардан башка мәктәп беркайчан да үз функциясен үти алмый, яши алмый, үз илебезнең патриотларын – акыллы, белемле балалар тәрбияли алмый, дигән бердәм фикергә килдек, – дип ассызыклады Рафис Тимерхан улы.

Мәгариф министры һәм район башлыгы тәрбиягә бала алган гаиләләр арасында район мәдәният бүлеге тарафыннан район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә оештырылган «Люблю березку русскую» дип аталган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты, ул онлайн-форматта узды. Анда тәрбиягә бала алган 16 гаилә катнашты – конкурсантлар шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар һәм хәтта музыка коралларында да уйнадылар. Проектның авторы – баян буенча педагог, районда танылган «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова.

– Мин бөтен йөрәк җылысын, бөтен барлыгын әлеге балаларга биргән гаиләләр алдында баш иям, – диде Рафис Борһанов. Бәйрәмдә күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән беренче сыйныфка баручыларга “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында портфельләр тапшырылды.

 

Министрның сәфәре 2 нче Аксубай урта мәктәбендә дәвам итте. Мәктәп директоры Энҗе Туктарова 1 нче сентябрьдә биредә 324 укучының парта артына утырачагын, шуларның 40ы – беренче сыйныф укучылары булуын әтте. Быел мәктәп укучылары хәтта пандемия шартларында да дәүләт имтиханнарын яхшы тапшырдылар: рус теленнән уртача балл – 80, биологиядән – 76, инглиз теленнән – 72, тарихтан – 67, 53, җәмгыять белеменнән – 67, математикадан – 64,6.

Мәктәп укучысы Энҗе Садыйкова мөмкин булган 100 баллдан 98 балл җыеп, югары балл җыючылар арасына керде. Аны «Ел укытучысы» республика конкурсы финалисты – мөгаллим Флюра Вафина әзерләде.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев билгеләп үткәнчә, Флера Вазыйх кызының укучылары ел саен БДИ буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр, алдагы чыгарылышларда да аның укучылары арасында йөз балл җыючылар булды.

Рафис Борһанов дистанцион укыту турында сөйләшүгә әйләнеп кайтканда, быел чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнар җиңел бирелмәде, гуманитар фәннәр буенча әзерлек җиңелрәк булса да, математика һәм физика буенча имтиханнарга укытучыдан башка тулысынча әзерләнү мөмкин түгел, дип билгеләп үтте.

Министр сыйныфларда булды, педагоглар белән аралашты. Быел «Ел укытучысы» зональ бәйгесе «Педагогик дебют» номинациясендә финалист укытучы Аэлита Шуркинаның беренче сыйныфына 20 укучы парта артына утырачак. Аларның һәркайсына эш урыннары әзерләнгән инде.

Мәктәп базасында мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев рәислегендә район мәгариф учреждениеләре директорлары һәм мәктәпнең укытучылар коллективы киңәшмәсе узды.

Район башлыгы Камил Гилманов педагоглар алдында чыгыш ясап, бүгенге көндә барлык мәгариф учреждениеләренең дә яңа уку елына уңышлы әзерләнүен билгеләп үтте. Аларны ремонтлауда, социаль учреждениеләрне төзекләндерүдә район территориясендә эшчәнлек алып баручы нефть компанияләре, инвесторлар, депутатлар да ярдәм иткән. Мәктәпләрдә капиталь ремонт та планлы рәвештә бара. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Иске Үзи мәктәбе спорт залына тиз арада ремонт таләп ителә.

– Соңгы елларда мәгариф объектларына күп акча тотылды, суыткычлар, җиһазлар, ашханәләр, компьютерлар булмавын сизгәнсездер, мөгаен. Без параллель рәвештә ремонт ясыйбыз, һәм барысы да программага кертелсен өчен мәктәпләрне җиһазлыйбыз, – дип белдерде район башлыгы.

 Рафис Борһанов 1998 елда Татарстан икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары булып эшләгән чорны искә төшерде, республикада ул вакытларда бер ел эчендә, ким дигәндә, ике мәктәп төзелгән, өч-дүрт мәктәптә капиталь ремонт үткәрелгән.

– Кризислы 2020 елда мәгариф министрлыгының 508 объекты төзелә, реконструкцияләнә һәм капиталь ремонтлана, – дип сөйләде министр. – Республика мәгариф бюджеты 104 миллиард сум тәшкил итә, шуңа өстәп федераль акчалар да. Мәгариф системасына килгәндә, министр совет чоры мәгариф системасы белән чагыштыру ясады, «аны сүгергә дә, мактарга да була, әмма анда белем бирүдә стандарт сакланды». Һәм, әйтик, Харьков инженерлар институты студентларының Казанга килеп, сызымнарны укып яки производствода нинди дә булса документлар тутырып, эшли алуларын мисал итеп китерде.

Рафис Борһанов бүген дә үзе белем алган мәктәпнең һәр укытучысын, һәр тәрбиячене хәтерләвен ихласлык белән сөйләде. Укытучы еллар узгач та хәтерләсеннәр өчен, нәкъ менә шундый булырга тиеш, дип аерым ассызыклады.

Балалар белән дистанцион укытуны узган ата-аналар укытучылар эшенә бөтенләй башкача карый башладылар - педагогларның абруе шактый артты. Бу хакта мәгариф министры педагогик бергәлеккә мөрәҗәгать итеп әйтте. Һәм бу инициативаларны саклап калу мөһим. Шул ук вакытта укытучы әлеге югары исемгә туры килергә тиеш, дип тә ассызыклады ул.

– Бер генә тимер дә, бер генә флешка да, бер генә экран да укытучыны алыштыра алмый, хәтта фантастик фильмнардагы кебек башка чип куйсаң да. Әйе, өйрәтергә була, әмма укытучыдан башка тәрбияләргә ярамый, – дигән сүзләрдән соң зал алкышларга күмелде. – Укытучылар да үз фәне өчен генә түгел, гомумән, мәгариф системасы өчен дә җан атарга тиеш.

ТР Мәгариф һәм фән министрының эш сәфәре Аксубай универсаль технологияләр техникумында булу белән тәмамланды. Күптән түгел биредә капиталь ремонтның чираттагы этабы төгәлләнде. Капитал кертемнәр күләме таң калдыра.

2018 нче елда студентлар өчен тулай торакны ремонтлауга – 4700,0 мең сум, лаборатор-гамәли биналарны ремонтлауга 6800,0 мең сум акча тотылган. 2019 елда йөгерү юлы төзелешенә – 2700,0 мең сум, автодром төзелешенә - 2100,0 мең сум үзләштерелгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда уку йортында булып киткәннән соң, уку корпусларын, практик дәресләр өчен гаражлар һәм территорияне төзекләндерү өчен өстәмә рәвештә 115 000,0 мең сум акча бүлеп бирелде.

Техникум тышкы кыяфәтен дә алыштырды – фасады тулысынча тышланды, тулай торак каршындагы территория койма белән әйләндереп алынды. Әмма барыннан да бигрәк ремонт бусагадан атлап кергәч таң калдыра. Техникум директоры Фәрхат Аюпов уку йорты бүген пандемия шартларында эшләргә әзер, дип ышандырды һәм моны эштә дә күрсәтте.

 

Керү юлы датчиклар белән җиһазландырылган – ишекләр хәрәкәткә ачыла. Металлодетектор, тән температурасы автомат рәвештә контактсыз үлчәнә һәм кешенең сәламәтлеге турында хәбәр итә. Ул мобиль зарарсызландыргыч функцияне дә башкара – металл кыса аша узучы кеше өстенә автомат рәвештә йогышсызландыручы сыеклык тарала. Янкорма фойесында заманча гардероб булачак. Ә элеккеге гардероб бүлмәсендә пешекчеләр әзерләү өчен соңгы таләпләр буенча барлык кирәкле җиһазлар белән сыйныф булдырылган. Мондый сыйныфлар икәү. Ремонтланган уку корпусларында уку кабинетлары барлык техник чаралар белән җиһазландырылган.

Физика укытучысы Николай Убейкин уку процессының ничек алып барылуын, материал презентацияләр белән нгытылганда физиканы өйрәнү күпкә кызыклырак булуын күрсәтте. Техникумда, директор Фәрхат Аюпов сүзләренә караганда, студентларны БДИга әзерләү дә оештырылган, дәрестән тыш вакытта бушка. Техникумда ремонт коридорларда да, бәдрәфләрдә дә, спортзалда да (чишенү-киенү бүлмәсеннән тыш, монда душ кабиналары да бар), актлар залында да үткәрелгән. Ә уку йорты ашханәсе ресторанны хәтерләтә - өстәлләрдә һәм урындыкларда ап-ак эскәтерләр, көзге түшәм, диварларда шарлавыклар.

– Без хәзерге вакытта таләп зур булган тагын бер һөнәр - «Ресторан бизнесы» белгечлеге буенча укулар алып барырга планлаштырабыз, – дип планнары белән уртаклашты Фәрхат Аюпов.

Техникумда 386 студент белем ала, тагын йөзгә якын шәкерт аларның сафларын 1 сентябрьдә тулыландырачак. Техникумда менә инде күп еллар дәвамында традиция үзгәрми – иртәнге линейка вакытында студентлар, укытучылар Россия һәм Татарстан гимннарын башкара. Бу - булачак белгечләрне патриотик тәрбияләүнең бер өлеше, алар район икътисадының төрле тармакларында, авыл хуҗалыгында эшләячәк.

– Аксубай техникумының безнең авыл хуҗалыгы районы өчен кадрлар әзерләүче уку йорты булуын да әйтеп үтми булмый. Әмма соңгы елларда безгә республиканың барлык почмакларыннан гына түгел, күрше өлкәләрдән дә студентлар килә, – дип билгеләп үтте район башлыгы. - Техникумда бүгенге көндә кирәкле белгечлекләр буенча белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган, укытучылар составы көчле. Директор Фәрхат Аюповның уку йорты белән оста җитәкчелек итүен дә билгеләп үтәргә кирәк – ул максатчан, позитив, таләпчән. Ул директорлык эшен дә, хуҗалык эшен дә уңышлы алып бара - студентлар уку йорты кырларында практика уза, тәҗрибә туплый. Аның оста җитәкчелегендә уку йорты бинасы, хуҗалык биналары, территорияне төзекләндерү эшләре уңышлы башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев