Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

QR-кодлар кертелү сәбәпле күп функцияле үзәкләргә килүчеләр саны 30 процентка арткан

Татарстанда күп функцияле үзәкләрнең эш сәгатьләре арттырылган.

Татарстанда QR-кодлар кертелү сәбәпле күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны көненә 15 меңнән 20 меңгә кадәр җиткән.

«11-24 октябрьдә Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү өчен 109 мең кеше күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итте. Моңарчы көненә уртача 15 мең кеше кабул иткән булсак, хәзер тугыз көн буе егермешәр мең кеше килә», — диде Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү өчен халык күп функцияле үзәкләргә агыла башлагач, башка хезмәтләр өчен дә чиратлар зурайган.

«Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә теләүчеләрне кабул итеп бетерү өчен күп функцияле үзәкләрнең эш вакытын өч сәгатькә арттырдык, бәйрәм һәм якшәмбе көннәрендә эшли башладык. Якшәмбе көннәрендә күп функцияле үзәкләр бары тик Дәүләт хезмәтләре порталында терки, башка төрле хезмәт күрсәтми», — диде Ленара Мозаффарова.

Якшәмбе көннәрендә, шулай ук 4,6,7 ноябрьдә Татарстанда бөтен күп функцияле үзәкләр 8:00–17:00 сәгатьләрдә эшлиячәк. Эш көннәрендә аларның эш вакытлары өч сәгатькә арттырылган. Мәсәлән, Казан офислары халыкны иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр кабул итә башлаган.

«Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү яисә QR-кодны кәгазьгә чыгару өчен кич белән һәм якшәмбе көнне килү кулайрак, чөнки ул вакытларда халык азрак була. Күп кеше иртә белән килә дә, зур чиратлар хасил була», — диде Ленара Мозаффарова.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X