Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пәйгамбәрнең Туган көнен билгеләп үттеләр

Чәршәмбе көнне район мөселманнары Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең туган көнен Мәдәният йортында бәйрәм иттеләр.

Бәйрәм 10 яшьлек Камил Мәхмүтовның Коръән сурәләре укуы һәм бергәләп догалар уку белән башланып китте.

Мәүлед бәйрәме – мөселман дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, шуңа да берничә ел рәттән ул, йөзләгән мөселман кешесен берләштереп, районның төп сәхнәсендә билгеләп үтелә.

Кунакларны Татарстан мөфтие киңәшчесе, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнар Диния нәзарәтенең Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде.

– Бүген зур бәйрәм – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) туган көне. Бу көннең билгеләнеше зур. Пәйгамбәребез безгә гаиләдә үзеңне ничек тотарга, балаларны ничек тәрбияләргә, өлкән буынга ничек мөрәҗәгать итәргә дигән күп кенә кыйммәтләр калдырды. Әлбәттә, бу изге көн һәм безнең барыбыз өчен дә бик мөһим, – дип билгеләп үтте Равил хәзрәт. – Бу бердәмлек бәйрәме, бөтен дөнья мөселманнары өчен зур һәм бөек бәйрәм.

– Татарстанлылар, нинди расадан, диннән һәм этникадан булуларына карамастан, бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә, игелекле ниятләргә таянып, бердәмлектә һәм тату яшиләр. Ә Мәүлед бәйрәме мөселманнар да, башка диннәр тарафыннан да хөрмәтләнә, шуңа күрә бәйрәмгә православие динендәгеләр дә, руханилар да чакырыла, – дип билгеләп үтте ТР Диния нәзарәтенең аксакаллар Шурасы рәисе Айрат Аюпов.

Вәгазь сөйләгәндә ул әлеге бәйрәмнең һәр мөселман өчен зур билгеләнешкә ия булуын ассызыклады. Изге Мәүлед бәйрәмендә Аллаһы Тәгаләгә мактаулар, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) салаватлар әйтелә, мөнәҗәтләр укыла, Коръән мәҗлесләре уздырыла, мохтаҗларга хәер-сәдака өләшенә. Әмма беренче чиратта бәйрәм дин тотучыларны игелекле эшләргә, изге гамәлләргә берләштерергә тиеш.

Район башлыгы Камил Гилманов та район мөселманнарына котлауларын җиткерде. Ул имамнарның үсеп килүче буынга тәрбия бирү, районда конфессияара һәм милләтара дуслыкны ныгыту максатларында алып барган бәя биреп бетергесез эшләре өчен район мөхтәсибәтенә рәхмәт әйтте.

Район мөхтәсибәте һәм православие чиркәве арасындагы үзара хезмәттәшлекнең ныгуын билгеләп үтте. Иеромонах Иоан Чистай һәм Түбән Кама Епископы Игнатий, Аксубай благочиниясе һәм православие динен тотучылар исеменнән район мөселманнарын бәйрәм белән котлады.

– Бу игелек һәм изгелек белән тулган көн Татарстанның һәр кешесенә эшләрендә ярдәм, күңелләренә канат, җаннарына дәрман, холыкларына сабырлык бирсен, – дип билгеләп үтте ул.

Равил хәзрәт үзенең җавап чыгышында, безнең районда правослвие динен тотучылар, мөселманнар һәм башка диндәгеләр арасында татулык, бердәмлек, дуслык бар, дип белдерде.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, тамашачылар хозурына Ильяс Халиков башкаруында һәм аның җитәкчелегендәге «Минбәр» театраль төркеме чыгышында театральләштерелгән концерт тәкъдим ителде. Бәйрәм мәчеттә бергәләп намаз уку һәм бәйрәм табыны белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев