Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Путин» түләүләре буенча мошенниклык гамәлләре

Татарстанда Путин түләүләре буенча мошенниклык очраклары теркәлгән.

Мондый гамәлләр социаль челтәрләрдә һәм пабликларда урнаштырылган публикацияләр ярдәмендә бара.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда, өч яшьтән 16 яшькәчә балаларга бирелгән түләүләр гражданнарның тупланма пенсиясен нәкъ түләнгән сумма күләмендә киметә, дигән мәгълүмат таратыла.

ПФРның Аксубай районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев хәбәр иткәнчә, мондый мәгълүмат – мошенниклар эше.

– 3 яшькә, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә түләүләр өчен акча Федераль бюджеттан өстәмә рәвештә бүлеп бирелә. Алар гражданинның тупланма пенсиясе күләменә берничек тә йогынты ясамый. Шикле очраклар булганда 8(843) 279-27-27 телефоны буенча ПФРның контакт үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез, –дип билгеләп үтте Владимир Тимофеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев