Аксубаево
  • Рус Тат
  • Путин: Соңгы ай ярымда Россиядә бәяләр сизелерлек артты

    Соңгы ай ярым эчендә Россиядә бәяләр сизелерлек артты. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә әйтте.

    «Хәзер ул (инфляция) тотрыклана, әмма шуның белән бергә, без моны яхшы беләбез, соңгы ай ярым эчендә Россиядә бәяләр сизелерлек артты, ягъни 9,4 процентка. 8 апрельгә булган мәгълүматлар буенча еллык инфляция 17,5 процент тәшкил итте», - диде дәүләт башлыгы. Бу турыда Мәскәү Кремле матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Путин Министрлар Кабинеты һәм Үзәк банкның игътибарын моның бик югары күрсәткеч булуына юнәлтте. Гражданнар моны үзләренең гаилә бюджетында тоя, диде Президент һәм ил халкына ярдәм итәргә өндәде.

    «Гражданнарыбызга инфляция дулкынын җиңәргә ярдәм итәргә кирәк», - диде ул.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: