Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Путин шәхси составны һәм ветераннарны Һава десанты гаскәрләре көне белән котлады

Быел Һава десанты гаскәрләре оешуның 90 еллыгы билгеләп үтелә.

 Россия Президенты Владимир Путин Һава десанты гаскәрләренең шәхси составын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре һәм һава десанты гаскәрләре оешуның 90 еллыгы белән котлады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

«Сез хаклы рәвештә легендар „канатлы пехота“ ның данлы тарихы, аңа нигез салучыларның исемнәре белән горурланасыз һәм өлкән иптәшләрегездән үрнәк аласыз. Махсус операцияләр һәм тынычлык урнаштыру миссияләре үткәргәндә куелган бурычларны намус белән хәл иткән үз элгәрләрегезгә югары әзерлек дәрәҗәсен, ныклы холык һәм үзара ярдәм күрсәттегез. Һәм әлбәттә, Җиңүнең 75 еллыгында — десантчы каһарманнарга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре әйтелә»,  диелә котлауда.

Ил Президенты сүзләренчә, хәзерге буын солдатларның һәм офицерларның гаскәрләрдә булган хәрби, патриотик традицияләрне лаеклы рәвештә дәвам итүе, законны хөрмәт итүне, иң катлаулы, штаттан тыш хәлләрдә, Хәрби антка һәм Ватанга тугрылыклы булулары бик мөһим.

«Сез беркайчан да сынатмаячаксыз, Ватан мәнфәгатьләрен сагында нык торачаксыз, Россия Кораллы Көчләрен үстерүгә, илнең оборона куәтен һәм милли иминлеген ныгытуга зур өлеш кертәчәксез», — дип йомгаклады Владимир Путин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев