Аксубаево
  • Рус Тат
  • Путин Россиядә коронавируска каршы беренче вакцина ясалуы турында игълан итте

    Препарат бүген иртән теркәлгән.

    Россия Президенты Владимир Путин илдә Covid-19 коронавирусына каршы вакцина теркәлүе турында игълан итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

    «Миңа билгеле булганча, бүген иртән дөньяда беренчеләрдән булып яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина теркәлде», — диде дәүләт башлыгы.

    «Вектор» үзәге һәм Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү институтында эшләнгән препаратлар беренчеләрдән булып клиник сынаулар узган. «Вектор» үзәге инде ноябрьдә үк вакцина җитештерә башларга ниятли.

    Чыганак: tatar-inform.tatarr

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: