Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Путин Россиядә бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүне 29 июньдә башларга кушты

Мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатларны барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да бердәм дәүләт имтиханы тапшырмыйча алачак.

Бердәм дәүләт имтиханы быел 29 июньдә башлана. БДИны бары тик югары уку йортларына укырга керергә җыенган мәктәпне тәмамлаучылар гына тапшырачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

«Коронавирус эпидемиясенең тотрыклы кимүен исәпкә алып, бөтен ил күләмендә бердәм дәүләт имтиханы үткәрергә кирәк дип саныйм, — диде дәүләт башлыгы. - Шул ук вакытта мәктәпләр чыгарылыш сыйныф укучыларына дистанцион режимда әзерләнергә ярдәм итәчәк».

Путин сүзләренчә, мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатлар барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да БДИ тапшырмыйча биреләчәк. «Мондый карар искәрмә булып тора һәм вакытлы характерда», - дип төгәллек кертте ул.

РФ Президенты искәртеп узганча, быел бердәм дәүләт имтиханын үткәрү уңаеннан төрле тәкъдимнәр кергән, шул исәптән «катлаулы вазгыятьне исәпкә алып, аны тулысынча гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителгән».

«Барлык проблемаларга да карамастан, БДИ ун елдан артык вакыт эчендә белемнәрне объектив бәяләүнең нәтиҗәле механизмы булды. Бу имтиханнар кысаларында билгеләнгән кагыйдәләр - аңлаешлы һәм гадел», - дип йомгаклады Путин. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: РФ Президенты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев