Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Путин Россия төбәкләрендә янгыннарны сүндерүгә өстәмә акча бүлеп бирүне йөкләде

Якутиядә урман янгыннары 1,1 млн гектарга таралган.

Россия Президенты Владимир Путин РФ хөкүмәтенең резерв фондыннан урман янгыннарын сүндерү өчен акча һәм техника бүлеп бирү бурычын куйды. Дәүләт башлыгының йөкләмәләре исемлеге Кремль сайтында чыкты. 

«РФ Хөкүмәтенә… РФ хөкүмәтенең резерв фондыннан Россия Федерациясе субъектларында урман янгыннарын сүндерү һәм урманнарда янгын куркынычын мониторинглау буенча чараларны финанс белән тәэмин итүгә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирүне тәэмин итәргә, шулай ук Россия Федерациясе субъектларын урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм җиһазлары белән тәэмин итүгә», диелә йөкләмәләр исемлегендә.

Бу эшне башкаруда РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде.

Бу җәйдә урман янгыннары аркасында Россиянең сигез төбәгендә гадәттән тыш хәл режимын керттеләр. Янгынга каршы махсус режим 61 субъектта гамәлдә.

Иркутск өлкәсендә 110,3 мең гектар урман яна, Красноярск краенда — 3,5 мең гектардан артык, Кострома өлкәсендә — 2 мең гектар. 

Иң катлаулы вәзгыять Якутиядә күзәтелә. Урман янгыннары 1,1 млн гектарга таралган. Төбәктә барлыгы 159 урман янгыны бар. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев