Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Путин коронавируска каршы көрәштә уяулыкны югалтмаска өндәде

Дәүләт башлыгы Россия кешеләреннән табибларның барлык киңәшләрен үтәүне сорады.

Коронавируска каршы көрәш дәвам итә, уяулыкны югалтырга ярамый, киресенчә, үзең өчен һәм янәшәдә булганнарның барысы өчен дә максималь җаваплылык күрсәтергә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы барышында шул хакта әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Эпидемия белән көрәш әле тәмамланмаган, ул дәвам итә. Иркенәергә, уяулыкны югалтырга ярамый. Һәм хәзер мин тагын бер тапкыр барлык гражданнарыбызга мөрәҗәгать итәргә телим. Кадерле дуслар, авыру йоктыру куркынычы бар. Моны истә тотуыгызны, үзегез һәм сезнең белән янәшә булганнар өчен дә максималь җаваплылык күрсәтүегезне сорыйм», — диде Путин.

Дәүләт башлыгы россиялеләрдән табибларның барлык киңәшләрен үтәүләрен сорады. Бу иминлек һәм сәламәтлекне саклау өчен кирәк, диде ул.

 

 

Источник: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X