Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Путин коронавирус белән бәйле рәвештә россиялеләргә мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак

Телетрансляция Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгать тирәсендә башлана.

Россия Президенты Владимир Путин коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә озакламый Россия гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Бүген Президент графигында үзгәрешләр булды: ул Санкт-Петербургка бармады һәм Мәскәүдә калды. Хәзерге вакытта ул эшли һәм гражданнарга мөрәҗәгать текстын озакламый төгәлләячәк», - диде Песков.

Матбугат секретаре сүзләренә караганда, ихтыяҗ «эпидемиология вазгыяте буенча кичәге Хөкүмәт, Үзәк Банк, Президент администрациясе җитәкчелеге белән ил гражданнарына һәм икътисадына ярдәм итү мәсьәләләре буенча күп сәгатьлек киңәшмәдән соң» барлыкка килгән.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 20 төбәктә коронавирус инфекциясенең яңа 163 очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә илдә коронавирус инфекцияле 658 очрак теркәлгән.

Соңгы тәүлек эчендә Мәскәүдә биш кеше сәламәтләнеп хастаханәдән чыккан. Шулай ук Түбән Новгород өлкәсендә бер кеше һәм Калининград өлкәсендә бер кеше терелеп чыккан. Авыру таралган вакыт эчендә Россия буенча 29 кеше савыгып хастаханәдән чыгарылган.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: http://kremlin.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев