Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Путин каршылык акцияләре турында: Кешеләр закон кысаларында үз фикерен белдерә ала

Россия Президенты илдә узган митингларны шәрехләп, КФУ студетлары сорауларына җавап бирде.

Россия Президенты Владимир Путин 23 гыйнварда илдә узган каршылык акцияләрен шәрехләде. Ул студентлар белән онлайн-очрашуда Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының беренче курс студенты Софья Морозова соравына җавап бирде.

«Минем мондый сорауларга күп тапкыр җавап биргәнем бар. Барлык кешеләр дә закон кысаларында үз фикерләрен белдерергә хокуклы. Закон кысаларыннан чыкса, ул контрпродуктив кына түгел, ә куркыныч», — диде дәүләт башлыгы.

Шул ук вакытта Владимир Путин «вазгыять закон кысаларыннан чыккан һәм җәмгыять белән дәүләтнең таркалуына китергән, анда катнашы булганнар гына түгел, ә моңа бернинди катнашы булмаган кешеләр дә зыян күргән» тискәре тәҗрибә турында әйтте.

РФ Президенты Россия империясенең юкка чыгуын һәм Советлар Союзының таркалуын мисал итеп китерде. Аның бәяләвенчә, узган гасырның 90нчы елларында икътисад таркалды, армия таркалды, хокук саклау өлкәсе, медицина — барысы да җимерелде. 

«Барлык кешеләр дә сәяси эшчәнлеккә, үз фикерен белдерүгә, үз фикерен алга этәрүгә хокуклы, әмма закон кысаларында», — диде Владимир Путин.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев