Аксубаево
  • Рус Тат
  • Путин: Бездә бу чорны узу өчен ике генә ысул бар – чирләп терелү яки вакцина ясату

    Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясенең яңа дулкыны кискен күтәрелешен бетерергә кирәк, моның өчен илдә вакцинация темпларын арттыру мөһим.

    Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясенең яңа дулкыны кискен күтәрелешен бетерергә кирәк, моның өчен илдә вакцинация темпларын арттыру мөһим. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә белдерде. 

    «Безнең бу чорны узу өчен ике генә ысулыбыз бар — чирләп терелү яки вакцина ясату. Билгеле, вакцина ясату яхшырак. Ни өчен әле авыруны һәм аның авыр нәтиҗәләрен көтәргә? Зинһар өчен, җаваплылык күрсәтегез, үзегезне һәм үз сәламәтлегегезне саклау өчен барлык кирәкле чараларны эшләгез», — диде Путин.

    РФ Президенты үзе вакцина ясатуын искә төшерде һәм икенче прививкадан соң температура 37 градуска кадәр күтәрелүен, ә соңыннан сәламәтлек торышы нормага килүен әйтте.

    «Вакцина авырудан яки авырудан соң өзлегүләр куркынычын, үлем куркынычын киметә. Россия субъектлары башлыкларының игътибарын вакцинация темпларын арттыру зарурлыгына юнәлтәм. Һәм, әлбәттә, барлык гражданнарны да актив рәвештә прививка ясатырга чакырам. Сүз сезнең үзегезне саклау, сезнең иминлек, ахыр чиктә тормыш турында бара», — дип мөрәҗәгать итте россиялеләргә РФ Президенты.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: