Путин БДБ илләреннән кертелә торган авыл хуҗалыгы продукциясен арттырырга кушты
Президент Федераль монополиягә каршы хезмәтенә сәүдә челтәрләре аша азык-төлеккә бәя куюның даими мониторингын тәэмин итүне йөкләде.
РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча азык-төлек товарлары бәясен тотрыкландыру өчен Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән кертелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыру бурычын куйды. Йөкләмә Кремль сайтында чыкты.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә азык-төлек товарларына бәяләрне тотрыклыландыру чараларын уздыру барышында Бәйсез дәүләтләр берлеге дәүләтләреннән РФ территориясенә авыл хуҗалыгы продукциясен кертү күләмен арттыруга юнәлдерелгән чаралар күрергә», диелә документта.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде, ул 2021 елның 1 сентябренә кадәр беренче хисапны тәкъдим итәргә тиеш.
Президент шулай ук Федераль монополиягә каршы хезмәтенә сәүдә челтәрләре аша азык-төлеккә бәя куюның даими мониторингын тәэмин итүне йөкләде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев