Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Путин азык-төлек продуктларының сыйфатын тикшереп торуны тәэмин итәргә кушты

Куелган бурычны үтәү турындагы беренче доклад 2022 елның 1 апреленә кадәр әзер булырга һәм алга таба Россия лидерына ярты елга бер тапкыр тапшырылырга тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү өчен продуктларның стандартларга һәм техник регламентларга туры килүен контрольдә тоту буенча тәкъдимнәрне расларга кушты. Тиешле күрсәтмә Кремль сайтындагы исемлектә басылып чыкты.

«Халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен Россия Хөкүмәтенә, булган дәүләт мәгълүмат системалары нигезендә аны күзәтүнең комплекслы механизмын булдыру юлы белән, азык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы белән идарә итү системасын төзүне тәмамларга. Әзерләгән продукциянең стандартларга, техник регламентка һәм шартларга туры килүен контрольгә алу буенча тәкъдимнәрне раслауны тәэмин итәргә», диелгән Президент йөкләмәсендә.

Куелган бурычны үтәү турындагы беренче доклад 2022 елның 1 апреленә кадәр әзер булырга һәм алга таба Россия лидерына ярты елга бер тапкыр тапшырылырга тиеш. Бу йөкләмә буенча Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев