Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Проценко Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа дулкынына әзерлек хакында сөйләде

Ел ярым эчендә сәламәтлек саклау системасында пандемиягә каршы көрәштә шактый тәҗрибә тупланган.

Коронавирусның яңа дулкыны барлыкка килү күбесенчә кешеләрнең саклану чаралары һәм вакцинациягә мөнәсәбәтенә бәйле. Әмма сәламәтлек саклау системасы инфекция йоктыручылар санының потенциаль рәвештә артуына әзер, дип белдерде Мәскәүнең Коммунарка бистәсендәге хастаханәнең баш табибы Денис Проценко. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ел ярым эчендә сәламәтлек саклау системасында пандемиягә каршы көрәштә шактый тәҗрибә тупланган. Аерым алганда, бу медицина учреждениеләре, диагностика үзәкләре булдыру һәм аларның профилен үзгәртүгә кагыла.

«Боларның барысы да сентябрь аенда барлыкка килү ихтималы булган тискәре сценарийдан куркып калмаска мөмкинлек бирәчәк», — диде белгеч.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев